Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов бала вакытта умыртка баганасын сындырган булган

Капкачы Эмиль Гарипов Гагарин кубогын алуга “Ак Барс” командасында иң зур өлеш кертүче булгандыр, мөгаен. Ул уеннарда иң катлаулы вакытларда команданы коткарып калды, плей-офф барышында корыч нервыларын эшкә җикте. Гариповның тарихы – бәхетле әкият сыман: бала чагында табиблар аңа хоккей турында онытырга киңәш иткән.

news_top_970_100
"Ак Барс" капкачысы Эмиль Гарипов бала вакытта умыртка баганасын сындырган булган

Гагарин кубогы өчен уеннар вакытында плей-офф сериясендә Эмиль Гарипов үзенең югары дәрәҗәдәге уенчы икәнен исбатлады. "Командада бу капкачы булганда, "Ак Барс" Гагарин кубогын күрмәячәк", диючеләрнең сүзләрен Эмиль игътибарга алмыйча, эшләвен дәвам итте. Плей-оффка җиткәндә, ул үз капкасын бик шәп ныгытмага әверелдерде.

Нәтиҗәдә Гагарин кубогы Казанга кайтты. “Ак Барс” уенчылары туганнарына һәм җанатарларына рәхмәт белдергәндә, Гарипов беренче итеп Аллаһы Тәгаләне искә алды.

“Мин иманлы кеше, Аллаһы Тәгаләгә ышанам. Бу - Аллаһы Тәгалә ярдәме белән алган җиңү. Тамашачылар барысы да минем өчен җан атты. Бу – әти, әни, абыйларым, дусларым. Барысын да яратам. Бу җиңү барысы өчен дә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт”, - диде “Ак Барс” капкачысы “Матч ТВ” каналы эфирында.

Гариповка язмышындагы иң зур җиңүне яуларга иманлы булуы ярдәм иткәндер. 12 яшендә биш умыртка сөяген сындырган Эмильгә табиблар хоккей турында онытырга киңәш иткән. Табибларның бу сүзләре спортчының үзенә һәм гаиләсенә хөкем карары кебек булган. Ләкин Эмиль, аның якыннары егетнең хоккей мәйданчыгында әле яулыйсы үрләре булуына ышанган. Әтисе Рамил Гарипов улына махсус кровать ясап куйган, шулай итеп баланы аякка бастырганнар.

“Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Мин кабат хоккейчы булдым. Ни генә килеп чыкса да, барысы да хәерлегә була – мин шуны тәгаен беләм. Мәсәлән, хәзер озын буйлы капкачылар югары бәяләнә, ә мин кечкенә вакытта кыска буйлы идем. Дәваланган вакытта мин бер ел буена махсус тарттыра торган кроватьта яттым. Шул вакытта 18 сантиметрга үстем. Шуңа күрә катлаулы вакытта беркайчан өметне өзмәскә кирәк”, - дип сөйләде Эмиль бер интервью вакытында.

Капкачының хоккейдагы язмышы гади булмаган: “Ак Барс” командасы тренерлары аны бик озак кына беренче номерга алмаган. Төп капкачы ролен чит ил уенчыларына тапшырганнар. Ләкин егет бирешмәгән, ул эшләвен дәвам иткән, остарак коллегаларыннан тәҗрибә туплаган.

Нәтиҗәдә Эмиль Гарипов үз вакытын көтеп җиткергән. 2016/2017 елгы сезонда “Ак Барс” тренерлар штабы Эмильгә ышаныч тапшырган. Гагарин кубогында беренче тапкыр чыгышы яхшы килеп чыккан. Киләсе сезонда исә командага Гагарин кубогын яулау бәхете ирешкән.

Форвард Джастин Азеведо капкачы Гариповка үзенең MVP плей-офф титулын бирергә теләгән – партнерлары Эмильне шулай югары бәяләгән.

Хәзерге вакытта Эмиль Гарипов НХЛга китә дигән хәбәрләр чыкты. Аның белән океан артындагы дүрт клуб кызыксына. Әгәр китә калса, Эмиль Гарипов үзен югары дәрәҗәдә күрсәтү мөмкинлеге алачак. Анда китеп уңышка ирешерме – анысы башка мәсьәлә, тик күңелендәге иманы белән ныклап тырышып эшләячәге турында һич шик юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100