news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов профессиональ карьерасын тәмамлый

Ул бу командага 20 ел элек килгән булган.

news_top
«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов профессиональ карьерасын тәмамлый
Михаил Захаров

2021\22 елгы сезон «Ак Барс» хоккей командасы капитаны Данис Зариповның профессиональ карьерасында соңгысы булачак. Бу турыда ул бүген команданың Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында әйтте. «Татар-информ» шул хакта хәбәр итте.

«Быел җәен мин карьерам һәм уендагы киләчәгем турында күп уйландым. Сөйләшүләр яхшы узуына, без „Ак Барс“ белән килешә алуыбызга сөенәм. Мин „Ак Барс“ка төгәл 20 ел элек килдем һәм бу ел минем уенчы карьерамда соңгысы булачак», — диде ул.

Данис Зарипов клуб өчен юбилей елында җиңүләргә ирешү өчен бар көчен куячагын да әйтте. Республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенә игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар