Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс»ка яңа баш тренер билгеләнде

news_top_970_100
«Ак Барс»ка яңа баш тренер билгеләнде
Фото: «Ак Барс» хоккей клубы сайты

Казанның «Ак Барс» хоккей командасында яңа баш тренер билгеләнде. Ул – Әнвәр Гатиятулин. Тренер белән 2 елга контракт төзелгән. Бу хакта хоккей клубының социаль челтәрләрендә хәбәр иттеләр.

  • Әнвәр Гатиятулинга 48 яшь. Тумышы белән Чиләбедән. Хоккей буенча Россиянең спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры.
  • 2007 елда Чиләбенең «Трактор» хоккей мәктәбендә тренер булып эшли башлый. Иң зур уңышларга «Трактор»ның баш тренеры вазифасында ирешә, КХЛда 2 тапкыр – 2017/18 һәм 2021/22 сезон нәтиҗәләре буенча бронза медальләр ала. 2019 елгы дөнья чемпионатында җыелма командада бронза медаль яулый.
  • 2020 елдан 2023 елга кадәр «Трактор»ны җитәкли.

Ак Барс»та эшләү – теләсә кайсы тренер өчен «вызов», мин клубның амбицияләрен аңлыйм һәм инде җанатарларның, республика җитәкчелегенең һәм «Татнефть»нең командага нинди игътибар бирүен сизәм. Без бөтен штаб белән җаваплылык тоябыз һәм аңа әзер. Минем өчен шәхсән Татарстанга күченү дә бик күпне аңлата, психологик яктан миңа монда бик уңайлы, – дигән Әнвәр Гатиятулин.

«Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин клубның Гатиятулин белән күптәннән кызыксынуын әйткән.

Без Әнвәр Рафаил улының башка клубларда эшләвен күптәннән күзәтеп тордык, без аның белән беренче ел гына кызыксынмыйбыз. Ләкин моңа кадәр аны «Ак Барс»ка башка клублар алдындагы контракт йөкләмәләре аркасында чакыру мөмкинлеге булмады. Ул – бик яхшы тренер, балалар мәктәбеннән алып Россия җыелма командасына кадәр барлык үсеш баскычларын узган. Сөйләшүләр вакытында без Әнвәр Гатиятуллинның системалы карашы безнең клубка туры килүен аңладык, – дигән Марат Вәлиуллин.

«Ак Барс»ның тренерлар штабы да үзгәргән. Әнвәр Гатиятуллинның ярдәмчеләре Алексей Тертышный, Александр Макрицкий һәм Денис Ячменев булачак. Капкачылар тренеры вазифасын Георгий Гелашвили биләячәк. Брэндон Бови – физик әзерлек буенча тренер, Михаил Глухов үсеш буенча тренер булып эшен дәвам итәчәк. «Ак Барс» хоккейчыларын моңа кадәр әзерләгән Юрий Бабенко, Александр Бойков һәм Сергей Абрамов «Ак Барс»тан китәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100