news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» хоккейчысы яман шешен алдыргач та уйнавын дәвам иттерәчәк

Узган сезонда Дмитрий Юдинның калкансыман бизендә яман шеш булуы ачыкланган.

news_top
«Ак Барс» хоккейчысы яман шешен алдыргач та уйнавын дәвам иттерәчәк
«Ак Барс» клубының матбугат хезмәте

«Ак Барс» хоккей клубында сакчы булып уйнаучы Дмитрий Юдин яман шешкә операция кичергән. Хәзер ул бернинди чикләүләрсез уйнавын дәвам иттерәчәк. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына клубтан хәбәр иттеләр.

«Ак Барс»ның медицина хезмәте тиешле барлык оператив чараларны күрде, хәзер Дмитрийның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Спорт белән шөгыльләнү өчен чикләүләр юк. Ул тулы көченә шөгыльләнә һәм уеннарда катнаша ала», — диделәр «Ак Барс»та.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар