«Ак Барс» хоккейчысы Данис Зариповның улы туган
Сабыйга Диас дигән исем кушканнар.
Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе, танылган хоккейчы Данис Зариповның улы туган. Бу хакта «Ак Барс» хоккей клубының инстаграмдагы рәсми аккаунты хәбәр итә. «Данис белән Альбинаны Диас уллары тууы белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет һәм гаилә иминилеге телибез», — дигән теләкләр дә калдырганнар.
Инстадашлары танылган хоккейчыны котларга ашыккан. «Диас Данисович! Котлыйбыз!», «Молодцы!», «Чын күңелдән котлыйбыз! Әти-әнисенә дә, сабыйга да сәламәтлек», «Татарстанның булачак капитаны туган», — дип язганнар алар.