Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ак барс” хоккейчылары Эмиль Гарипов белән Данис Зарипов “Вечерний Ургант” тапшыруында Иван Ургантны татарча сөйләштерде

“Ак барс” хоккей клубы уенчылары Эмиль Гарипов һәм Данис Зарипов "Беренче канал"ның “Вечерний Ургант” тапшыруында кунакта булды. Хоккейчылар тапшыруга буш кул белән килмәгән, алар тамашачыларга күптән түгел генә “Ак барс” командасы яулап алган X Гагарин кубогын күрсәтте, ә тапшыруның алып баручысы Иван Ургантка исә “78” номерлы, “Ургант” тамгасы “Ак барс” уен формасын һәм чәкчәк бүләк итте.

news_top_970_100
“Ак барс” хоккейчылары Эмиль Гарипов белән Данис Зарипов “Вечерний Ургант” тапшыруында Иван Ургантны татарча сөйләштерде
Иван Ургант хоккейчыларга совет хоккейчысы Владислав Третьякның туган көнен исенә төшереп, шаяртып алды: “Сез инде аңа бүләк ясадыгыз, ЦСКА командасына шайбагызны керттегез! Ул ЦСКА хоккей клубында уйнаган иде”, – диде алып баручы. Җавапка Казан командасы хоккейчылары серле итеп елмайды.

Иван Ургант алга таба кунакларыннан Владислав Третьякны татар телендә котлауларын сорады. Эмиль Гарипов: “Проблема юк. Владислав Александрович, туган көнегез белән котлыйм! Исәнлек-саулык телим Сезгә!” – диде ул. Хоккейчы котлауның русчага тәрҗемәсен дә әйтеп бирде.

Шулвакыт Иван Ургант тамашачыларга көтелмәгән яңалык ясады – “Беренче канал” алып баручысы тапшыруын беренче тапкыр татар телендә башларга булды: “Бу – Кичке Ургант. Башлыйбыз!” – диде Иван Ургант саф татар телендә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100