Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ак Барс” хоккей клубы “Волжанка” суын сайлаган

Казанның “Ак Барс” хоккей клубы һәм Ундорыдагы “Волжанка” шифалы су заводы хезмәттәшлек турында партнерлык килешүе төзеде. Хәзер компания спортчыларны, уеннарны һәм башка чараларны рәсми рәвештә су белән тәэмин итә.

news_top_970_100
“Ак Барс” хоккей клубы “Волжанка” суын сайлаган

Ни өчен спортчылар нәкъ шушы суны сайлый һәм команда уенчылар үзләре “Волжанка” турында нәрсә уйлый – бу хакта “Татар-информ” язмасында.

Мәктәптә укыган вакытта ук барыбызны да организмнан сыеклык чыга дип өйрәтәләр. Ә спорт һәм фитнес белән шөгыльләнгән вакытта тир һәм сулыш белән ул бермә-бер тизрәк чыга. Сусызланмас өчен кеше һәрвакыт югалган су күләмен тутырып торырга тиеш. Профессиональ спортчылар организмдагы су балансын аеруча игътибар белән күзәтә. Һәм су сайлау, аны эчүгә дә аек акыл белән карый.

“Ак Барс” хоккей клубы “Волжанка”ны сайлый

“Ак Барс” хоккей клубында матчларда һәм аларга әзерләнгән вакытта хоккейчыларның туклану режимына гаять зур игътибар бирәләр. Чөнки дөрес туклану – югары физик йөкләнешләр вакытында сәламәтлекне саклауның әһәмиятле ысулларының берсе. Һәм әлбәттә ризыкларның, шул исәптән эчә торган суның сыйфатына да “Ак Барс” хоккей клубында югары таләпләр куялар.

Хоккей клубы “Волжанка” сәүдә маркасы продукциясен сайлаган. Чөнки спорт һәм фитнес белән актив шөгыльләнгән вакытта сусауны басу, дөрес туклану режимы һәм файдалы микроэлементларны даими тулыландырып тору өчен Ундорының “Волжанка” суы оптималь туры килүен төрле тикшеренүләр уздырып ачыклаганнар.

“Волжанка” суының составы һәм чыгышының Россиядә өйрәнелгән аналоглары юк. Анда минераль һәм органик матдәләрнең табигый комплексы бар. Анда барлык элементлар да оптималь һәм баланслы микъдарда.


“Волжанка” бренды интергациясе

“Ак барс” хоккей клубы һәм “Волжанка” Ундоры шифалы су заводы белән хезмәттәшлек турында килешү төзегәннән соң, брендның продукциясе быел Super Skills сериясе уеннары, “Фанатлар съезды”, “Җанатарлар узышы” кебек мөһим спорт чараларында табигый көч һәм энергия бирергә өлгерде инде.

“Волжанка“ компанияләр төркеменең миссиясе әлеге партнерлык килешүенә туры килә. Әлеге су Россиянең экологик чиста почмагында, Ульяновск районының Ундоры авылының аеруча саклана торган табигый территориясе чикләрендә чыга. Һәм бу килешү кулланучыларның чикләнмәгән даирәсен эчәргә яраклы уникаль составлы минераль һәм артезиан су белән тәэмин итүне үстерүдән гыйбарәт”,- дип хәбәр итте “Волжанка” компанияләр төркеме җитәкчесе — “Волжанка” Ундоры шифалы су заводының идарә рәисе Михаил Горшков.

Якын арада хезмәттәшлекне киңәйтү перспективасында – 2019/2020 сезонда “Ак Брас” хоккей клубы уеннарында “Волжанка” брендын интеграцияләү, фанатлар белән очрашу һәм башка чаралар каралган.

Спортчылар фикере

Клуб уенчылары һәм тренерлар штабы брендның интеграциясен тулысынча хуплый һәм аның белән “бер дулкында”. Сүз уңаеннан, сентябрь ахырында “Ак Брас” – “Нефтехимик” матчыннан (исәп 4:1) соң командаларның баш тренерларының матбугат конференциясендә үз командасының җиңелүен Вячеслав Буцаев “Боржоми эчәргә соң инде” дип шәрехләде. Ә Дмитрий Квартальнов аны “Волжанка” дип төзәтте.

“Бик тәмле су. Өйдә дә эчәм. Кызганыч, Мәскәүдә табуы авыррак, эчәр идем. Чынлап – бик тәмле су”, - дип үз фикерен белдерде “Волжанка” суы турында “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев.

“Гел эчәбез. Кайвакыт киенү-чишенү бүлмәсеннән бер-ике шешәне үзебез белән дә алабыз. Яхшы су”, - диде хоккей клубы сакчысы Никита Лямкин

Оешма турында белешмә




“Волжанка” компанияләр төркеме эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, дәвалау үзлегенә ия булган Ундоры табигый шифалы суын шешәләргә тутыру, югары сыйфатлы эчә торган артезиан суы һәм киң ассортиментта алкогольсез эчемлекләр җитештерү. Оешманың тарихы Ундоры шифалы суын кул көче белән тутыра торган кечкенә цехтан башлана. Ул 1967 елда ачылган. Узган еллар дәвамында “Волжанка” компаниясе җитештерү технологиясе һәм продукциянең сыйфаты буенча зур үсеш юлы узды. Заводта даими һәм актив рәвештә яңа технологияләр, сакчыл инновацион җитештерү проектлары кертелә. Алдынгы җиһазлар кулланылышка кертелгән һәм аларны кертү әле дә дәвам итә. Бүген Ундорыдагы “Волжанка” шифалы су заводы заманча, динамик үсештәге, шәһәрдә әһәмиятле оешма булып санала. Ул кулланылган су чыганакларын саклауга һәм аларның экологик чисталыгына җаваплы карый. Шулай ук җитештерү һәм социаль җаваплылыкка ия.




XXI гасыр башында “Волжанка” оешмасы лаеклы үсеш юлы узып Ульяновск өлкәсендә иң зурларының берсе булды. Һәм хәзерге вакытта шифалы һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү буенча Идел буе федераль округында һәм федераль индустриядә алдынгы урыннарны алып тора. “Волжанка” – һәр көн сезнең энергия, сәламәтлек һәм матурлык өчен табигатьнең тере көче. Су – җирдәге яшәү чыганагы!



Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100