«Ак Барс» һәм «Авангард» хоккей командаларының «борычлы» уеныннан репортаж
6 гыйнвар Казанда узган «Ак Барс» – «Авангард» хоккей матчы «борычлы» булды. Нигә шулай? Әлеге «борычлы» матчтан Интертат хәбәрчесеннән репортаж.
«Ак Барс» – «Авангард» уенына чакыру афишасына «Ак Барс» клубы «Острый матч» дип язган иде. Беренче чиратта, бу – «Ак Барс»ның партнеры «Купер» белән хезмәттәшлекләренә бәйле иде. «Сбербанк»ның онлайн ризык китертү сервисы «Купер» «Татнефть Арена» боз сараенда матчтагы тамашачыларга утырган урыннарына ук ашау китерә. Әлеге уен да «Купер»ның бозга алканы алып чыгуыннан башланды.
Гадәттә «Ак Барс» – «Авангард» уеннары да аерым бер атмосфера, кискенлеге, «борычлы» булулары белән аерылып тора.
«Плей-офф»та очрашулар тарихы
Бу ике команда Континенталь хоккей лигасының даими уеннарында гына түгел, ә хәлиткеч «плей-офф» уеннарында да еш очраша. Мәсәлән, 2019 елның «плей-офф» этабының беренче турында ук «Ак Барс», «Авангард»ка 4 уенда җиңелеп, Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды, ә «Авангард» финалга барып җитте. 2021 елның «плей-офф»ында командалар көнчыгыш конференциясенең финалында очрашты, һәм анда да киләсе турга «Авангард» узды. Шул елны «Авангард» беренче тапкыр Гагарин кубогына ия булды. 2022 елны да «Ак Барс» Омск шәһәренең «Авангард»ына оттырды һәм алдагы турга чыга алмады.
2023 елда инде Казан командасы көчлерәк булды, көнчыгыш конференциясенең финалында «Ак Барс» «Авангард»ны отты һәм финалда Мәскәүнең ЦСКА командасына каршы уйнады, ул елны «Ак Барс» чемпионлыктан әздән калды, Гагарин кубогын ЦСКА алды.
«Борычлы матч» нәрсәләр белән истә калды?
2021 елда «Авангард» Гагарин кубогына ия булганда Омск командасы составында үзебезнең Татарстан хоккейчылары, Түбән Кама хоккей мәктәбе шәкертләре Дамир Шәрипҗанов һәм Наил Якупов уйный иде. Әлеге 2 уенчы хәзер дә «Авангард» составында, һәм 6 гыйнвар көнне узган уенда алар икесе дә «Ак Барс» капкасына голлар кертте һәм Омск командасына җиңү китерде.
«Ак Барс» - «Авангард» уеныннан репортаж.
«Ак Барс»ның хәзерге составында да Омск хоккейчысы бар, 2021 елны «Авангард» белән бергә кубок күтәргән Кирилл Семенов хәзер Казанда уйный. «Авангард»ка каршы матчта ул Рид Буше белән сугышып та алды. Алардан тыш икенче период ахырында Никита Дыняк һәм Майкл Маклауд сугышты. «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк әлеге матчның йолдызына әйләнде, чөнки уен барышында бозга аның телефоны төшеп китте. «Смартфонны чишенү бүлмәсендәге полкага куйган идем, шунда ук терсәккә кия торган кемне дә куйдым. Ул тәнәфес вакытында арттан минем шортыга шуып төшкән ахрысы, ә мин сизмәгәнмен. Бозга чыккач ни булганын аңламадым да, мин бит смартфон чишенү бүлмәсендә ята дип уйладым», – дип аңлатты матчтан соң хоккейчы үзе.
«Ак Барс» клубы социаль челтәрләрендә бу очракка бәйле видеолар да кертте.
Матчтан соңгы матбугат конференциясендә ике команда тренеры да бу хакта үз фикерләрен әйтте. «Җиңү өчен бөтен юллар да яхшы. Белмим, ул кем белән элемтәдә булгандыр, сорарбыз. Бу – ялгыш килеп чыккан хәлдер, ничек шулай булганын Никитадан сорарга әле өлгермәдем», – диде «Ак Барс» тренеры Әнвәр Гатиятуллин.
«Бу – бик күңелле очрак. Минем андыйны күргән юк иде, ул һичшиксез минем хәтердә калачак», – диде «Авангард»ның баш тренеры Ги Буше.
Татарстан җанатарларына яхшы таныш уенчылар
«Авангард»ның хәзерге составындагы Түбән Кама егетләре: Дамир Шәрипҗанов, Наил Якупов һәм Эмиль Галимов. Эмиль Галимов әлегә уйнамый, ул – җәрәхәтләнүчеләр исемлегендә. Эмиль Галимов 2019-2020 елларда Казанда «Ак Барс» өчен уйнаган иде. Дамир Шәрипҗанов – «Авангард»ның капитаны, ул Омск командасы өчен 2020 елдан бирле уйный, аңа хәтле Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы уенчысы иде. Наил Якупов 2023 елда «Авангард»тан туган ягы Түбән Камага кайтты, тик 2024-2025 еллар сезонына «Нефтехимик»та кала алмады, ул сезонны Пекинның «Куньлунь Ред Стар» командасында башлады. Беренче уеннардан ук голлар кертте, һәм көз ахырында «Авангард» Наил Якуповны үзенә чакырды. Ноябрьдән ул яңадан Омск командасы өчен уйный башлады һәм соңгы 2 уенда үзенең туган ягы Татарстанның 2 командасына да сәлам биреп, голлар кертеп китте. 4 гыйнвар Түбән Камада «Нефтехимик» капкасына 2 гол кертте, ә 6 гыйнвар «Ак Барс»капкасына – берне.
Шулай ук «Авангард» командасының тренерлар составында да Казан җанатарларына таныш йөзләр бар. Баш тренер ярдәмчеләре Александр Завьялов һәм Александр Свитов – «Ак Барс»ка яхшы таныш кешеләр. Александр Завьялов 2016-2019 елларда «Ак Барс»ның тренерлар составына керә иде, ә Александр Свитов 2013-2019 елларда «Ак Барс»та уйнады һәм команда капитаны иде. Алар 2018 елда «Ак Барс» Гагарин кубогын алуга зур өлеш кертте.
«Ак Барс» – «Авангард» матчында «Авангард» гол керткәндә дә сөенеп кул чабучылар шактый иде, чөнки боз сараенда Омск командасы җанатарлары күп иде. Кемдер Омскидан килгән, ә кемдер үзебезнең Татарстан якларыннан иде. Уен ахырында Дамир Шәрипҗанов гол керткәч, экраннан «Нижнекамск за Авангард» дип язылган әләм тоткан ир-атны күрсәттеләр. Ул Дамир Шәрипҗановның әтисе булып чыкты. Матчтан соң «Авангард» үзенең социаль челтәрләрендә Түбән Кама хоккейчылары һәм аларның әтиләре белән видео урнаштырды.