«Ак Барс» Гагарин кубогының ярымфинал сериясенең бишенче матчында Магнитогорскиның «Металлург» командасын җиңде. «Арена-Металлург» бозында узган очрашу овертаймда 4:3 исәбе белән казанлылар файдасына тәмамланды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Сериядә исәп «Ак Барс» файдасына 4:1 булды.
Сериянең беренче уенында «Ак Барс» 5:2 исәбе белән җиңгән иде, икенчесендә «Металлург» реванш алды (4:2), өченче һәм дүртенче очрашуларда «Ак Барс» 4:1 исәбе белән өстен чыкты.
«Ак Барс» 2023 елдан бирле беренче тапкыр Гагарин кубогы финалына чыкты.