Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» дүртенче Гагарин кубогына дәгъва итә

«Ак Барс»ка, дүртенче Гагарин Кубогын яулар өчен, калган 2 раундта бары тик 8 тапкыр җиңү яулыйсы калды. Бер карашка җайлы, ләкин бу – плей-офф стадиясе. Үткән 2 раундта «Ак Барс» ничек һәм кем белән уйнады, киләсе уеннарда казанлыларны нинди команда белән көрәш көтә һәм бу язда кубок алу шанслары ни дәрәҗәдә? Бу хакта – «Интертат» материалында.

news_top_970_100
«Ак Барс» дүртенче Гагарин кубогына дәгъва итә

1 раунд. Түбән Камага? Автобуста!

«Нефтехимик» командасын Түбән Кама шәһәреннән дип күрсәтү хоккей җанатарлары өчен сәеррәк тоеладыр. Хоккей терминологиясендә «Нефтехимик»ны «Нижнекамск» шәһәреннән дип беләләр. Ә мин «Нефтехимик - Түбән Кама» дип атарга тәкъдим итәм!

«Нефтехимик», плей-офф уеннарына илтә торган соңгы 8нче вагонга утырыр өчен, соңгы 2 айда бик каты көрәш алып барды. Регуляр чемпионатның нәтиҗәләре буенча түбән урын алуына карамастан, «Нефтехмик» плей-офф уеннарында казанлыларга бер дә оттырырга уйламады. Киресенчә, хәтта беренче уенны җиңде, ләкин соңыннан «Ак Барс» тулы көченә уйный башлады һәм, уенчыларының осталыгы аркасында, киләсе раундка билет ота алды.

«Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов, уйналган уеннарга нәтиҗә ясап: «Нефтехимик» бик көчле уйнады, һәр уенчы, үзеннән барысын да булдырып, безгә каршы торды, яхшы уйнады. Бу безнең өчен бик яхшы тәҗрибә булды, чөнки уйналган уеннарда без үзебезнең йомшак якларыбызны күрдек, хәзер аларны төзәтү өстендә эшләячәкбез», – диде.

2 раунд. Владивостокка? Әлбәттә, самолетта!

Беренче раундта «Ак Барс» үзебезнең республикадагы Түбән Камага автобуста гына йөреп уйнаса, икенче раундта исә инде гади кеше өчен генә түгел, хәтта спортсменнар өчен дә вакыт үзгә булуы аркасында авыр кичерелгән, Рәсәйнең үзәгеннән 6,000 км ераклыкта урнашкан Владивосток шәһәренә очарга туры килде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: күп җанатарлар, икенче раундта казанлыларга «Адмирал» командасы белән уйнарга туры киләчәген белгәч, «Ак Барс»ка җайлы гына җиңү эләккән иде, ләкин, чынлыкта, казанлылар сериянең бары тик 6нчы уенында гына киләсе раундка чыгар өчен җитәрлек җиңү яулый алды», диде.

«Адмирал» командасы регуляр сезонны «Нефтехимик»тан ерак түгел – 7нче урында тәмамлады, ләкин, шуңа карамастан, беренче раундта күпләрне шаккатырды – Башкортостанның «Салават Юлаев» командасын Гагарин кубогы өчен көрәштән төшереп калдырды. Гомумән, «Адмирал» командасы бу сезонда күп кенә җанатарлардан үзен яраттырды. Кечкенә бюджет, составында «күктән йолдызлар тотмаган» гади уенчылар, шуңа өстәп, сезон дәвамында бөтен Рәсәйне айкап меңләгән километр узган команда Казан, Уфа, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдән булган көчле, бай көндәшләреннән ким күренмәде. Сериядә «Ак Барс»ка җиңелүенә карамастан, «Адмирал» үз үсеше өчен бу сезонда бик зур адым ясады.

Тагын бер матур күренеш: «Адмирал командасында кайчандыр Казанда уйнаган өч татар егете уйный. Менә алар:

3 раунд. Ак Барс тагын game over?

Сезон башында кемдер: «Авангард» һәм «Ак Барс» ярымфиналда уйнаячак», дисә, мөгаен, ике команданың да җанатарлары ышанмас иде. Бу – дөрес тә, җәй айларында ике команда да яңа баш тренер билгеләде, яңа уенчылар сатып алды. Ә тренер һәм уенчылар бер-берсенә ияләшсен, бер-берсен аңласын өчен, бер генә сезон җитми. Башында шулай килеп чыкты да: «Авангард» яңа сезонның беренче 6 уенын җиңелеп башлады, «Ак «Барс» исә шулай ук әллә ни зур уңышлар күрсәтмәде. Барысы 2022 елның октябрь – декабрь айларында үзгәрде. Башта – «Авангард», ә аннан «Ак Барс» җәй көне билгеләгән баш тренерларын эштән азат итте һәм алар урынына яңаларын билгеләде. Нәтиҗәдә, «Ак Барс» регуляр чемпионатны – 1нче, ә «Авангард» – 3нче урында тәмамлады.

Тормыш – иң яхшы драматург, диләрме әле? Шулайдыр. «Авангард» командасы плей-офф уеннарында казанлылар өчен менә инде 3 ел дәвамында үтә алмаслык киртә булып тора. Бу хәл әле ерак 2019 елда башланды, ул елны «Авангард» акбарслыларны беренче раундта уйналган барлык 4 уенда җиңеп, плей-офф көрәшеннән төшереп калдырды. Бу җиңелү исә Биләлетдиновның «Ак Барс»тан китүенә сәбәп булды. Киләсе елларда «Ак Барс»ны яңа тренер җитәкләде (ред. Дмитрий Квартальнов), ләкин ул да, 2 ел дәвамында нәкъ менә «Авангард» командасына абынып, нәтиҗәдә, Казаннан китәргә мәҗбүр булды. «Ак Барс» белән бу уңышсызлык тагын кабатланырмы, әллә барысы инде үзгәрдеме? Әйдәгез, анализлап карыйк!

«Ак Барс» бу юлы уңышсызлыкны кабатламаячак. Аргументлар:

1. «Ак Барс» – авангардлыларга ачулы. Өч ел дәвамында плей-офф уеннарынан бер үк команда аркасында төшеп калу, әлбәттә, авыр кичерелә. 2019 елда – беренче раундта (серия исәбе 0:4), 2020 – пандемия, 2021 – финалга чыгу өчен 1 җиңү җитми кала (серия исәбе: 3:4), 2022 – яңадан беренче раунд (серия исәбе: 2:4). Уенчыларның психологиясендә бу уңышсызлык кабатланган саен эз калдыра, дип әйтү дөрес булыр, ә ул исә киләсе тапкырда бу көндәшкә тагын да күбрәк ачу белән уйнауны факт итә. 

2. «Ак Барс» – тәҗрибәлерәк. Бүген «Ак Барс» составына күз салсак, боздагы һәрбер позиция буенча ул көндәшләреннән калышмый, ә кайбер җирләрендә хәтта көчлерәк тә күренә. Радуловны гына алыйк, аның кебек зур тәҗрибәле уенчы «Авангард» командасында юк, ә мондый уенчылар «Ак Барс»та, саный башласаң, тагын бер 10 кеше җыеладыр. Нәтиҗә: тәҗрибә һәм осталык – Казан ягында.

3. Биләлетдинов үз көчен дәлилләргә тели. 2019 елда Биләлетдинов киткәч, күп белгечләр, менеджерлар, хәтта «Ак Барс»ның кайбер җанатарлары да аны инде «нәрсәдер җиңә алырлык тренерлар дәфтәреннән» сызып аткан иде. Ләкин ул кайтты. «Ак Барс» авыр хәлдә булганда кайтты. Регуляр чемпионатны 1нче урында тәмамлады, ә хәзер ярымфиналда көрәшәчәк. Шуңа күрә аның эчендә үз көчен күрсәтү теләге бик зур.

«Ак Барс» бу юлы тагын уңышсызлыкка дучар булачак. Аргументлар:

1. «Ак Барс» үзгәрде, Биләлетдинов – юк. Дөрес, соңгы елларда «Ак Барс» бик нык үзгәрде. Бу аның тышкы – ягъни уенчылар, һәм эчке – тренер һәм менеджерлар белән бәйле ягында күренә. Үзгәрешләрнең җитдилеге күзгә ташланса да, бер төзәтмә белән. Зиннәтулла Биләлетдинов сезон уртасында Казанга баш тренер булып кайткач, «Ак Барс» кире 2019 елгы уен системасына кайтты, дисәң була. Инде әйтелгән 19нчы елны искә алсак, «Ак Барс» нәкъ шул системага корылган уен белән плей-офф уеннарыннан бик тиз төшеп калды. Ә хәзер уйлап карыйк. «Ак Барс»ның инде уйналган уеннары буенча нәтиҗә ясасаң, чынлыкта үзгәрдеме, шул вакыттан бирле прогрессивлаштымы? Мөгаен, юктыр. Ә менә «Авангард», күп белгечләр әйтүенчә, һаман шул 19нчы елгы системада уйный. Кызганыч, әлегә бу – «Ак Барс» ны берничә ел дәвамында кубок өчен көрәштән төшереп кенә калдырды.

2. «Ак Барс» – «картлар» командасы. Бу сүзләрне хоккей экспертлары еш әйтә, һәм бу – бер яктан дөреслеккә якын. Казанлыларның составына карасак, менә мондый саннар күреп була: Радулов – 36, Шипачев – 36, Лукоянов – 34, Войнов – 33, Токранов – 33, Хафизуллин – 33, Кагарлицкий – 33, Петров – 32 яшьтә. «Авангард» исә яшь (команда составында бары тик 5 уенчыга гына – 30 яшьтән артык, шуңа өстәп, күп вакытта алар уенда катнашмый) һәм бозда «тиз йөгерүче» команда. Бу – «Ак Барс»ка, тиз генә булмаса да, серия сузылган саен, проблемалар тудырырга мөмкин.

Гагарин кубогына шанслар бармы?

Гагарин кубогына көрәш алып барган командаларга тукталсак, алар арасында калган һәберсе инде үткән елларда бер генә булса да бу кубокны алу бәхетенә ирешкән иде. «Ак Барс» – 3, «СКА» – 2, «ЦСКА» – 2, «Авангард» – 1 тапкыр. Күп экспертлар һәм белгечләр әйтүенчә, бу елны командаларның кубок алу шанслары түбәндәгечә:

Күпме тырышма, нәтиҗәне күрәзәләү – профессиональ спортта файдасыз әйбер. Әйе, Казан күптән спортта зур җиңүләр күрмәде, шуңа күрә безгә «Ак Барс»ка җанатарга кала һәм, кем белә, бәлки, «Ак Барс» дүртенче Гагарин кубогына дәгъва итәдер?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100