«Ак Барс» – «Динамо Минск»: элекке танышлар белән күрешү ничек узды?
Кичә Казанның «Ак Барс» хоккей командасы 3:7 исәбенә Минск командасына җиңелде. Бер уенда 7 алка керттерү – еш була торган хәл түгел. Соңгы тапкыр «Ак Барс» 1 ел элек 23 ноябрь көнне Череповец шәһәренең «Северсталь» командасына 5:7 исәбенә оттырган иде. «Ак Барс» – «Динамо» уенында күп голлы җиңелү булса да, ул әллә ни кәеф кырырлык булмады кебек тоелды.
Минск командасының баш тренеры – Дмитрий Квартальнов. Ул 2019-2022 елларда «Ак Барс»ның баш тренеры иде. 2023 елдан бирле ул Минск шәһәренең «Динамо» командасы белән эшли. Шулай ук ул – Континенталь хоккей лигасында баш тренер буларак иң күп уеннарда катнашкан һәм иң күп җиңүләр яулаган кеше. Аны Казанда хәзер дә күп җанатарлар яхшы сүз белән искә ала. Ул үзе дә Казанда эшләгән дәвере турында «иң яхшы хатирәләр» ди.
«Һәр командада үзеңнең бер өлешеңне калдырасың. Һәрвакыт яхшы эшләргә тырышабыз, кайвакыт килеп чыга, ә кайвакыт – юк. Казан, әлбәттә, гомерлеккә йөрәктә калачак: яхшы шәһәр, яхшы коллектив, егетләр белән без дус, уеннардан соң аралашабыз. Минскида матчтан соң сөйләшеп алган идек, бүген, мөмкинлек булса, шулай ук аралашып алырбыз», – дидие Дмитрий Квартальнов «Ак Барс» – «Динамо» матчыннан соң узган матбугат конференциясендә.

Шулай ук матбугат конференциясендә аңа җанатарларның Казанга күпләп килүен әйттеләр, алар командага көч бирдеме, дип сорадылар.
«Әйе, алар безгә шәп ярдәм итте. Алар безгә ишетелде», – дип җавап кайтарды тренер.
Уен алдыннан мин дә матчка килүчеләр арасында «Динамо» киеменнән йөрүчеләрнең күп икәнен күреп, берсе белән аралашып алдым. Дмитрий исемле җанатар әйтеүенчә, алар Минскидан Казанга 3 автобус кеше килгән. «Динамо» өчен якынча 10 ел җанатам, Казанда беренче тапкыр, шәһәр ошады», – дип сөйләде ул. Баш тренерга карата мөнәсәбәтен, «Динамо»да булган тренерлар арасында иң көчлеләренең берсе, дип белдерде Дмитрий.

Минск командасы җанатарлары уен дәвамында, командасына көч биреп, кычкырып торды, ә уен ахырында: «Рәхмәт, Казан!» – дип, берничә кат кабатладылар. Безнең җанатарлар, аларга җавап итеп, «Хәерле юл!» – дип кычкырды. Әлбәттә, болар барысы да русча иде, тик уеннан чыккач, боз сарае каршында «Ак Барс»ның берничә җанатары «Динамо» җанатары белән сөйләшеп торганын күрдем, «Ак Барс» киемендәге ир-ат «Динамо» киемендәгесенә, татарчалатып, хәерле юллар теләп тора иде. Кайбер матчлар шундый дустанә мохите белән истә кала.

Хәзер «Динамо» командасында берничә ел элек «Ак Барс»та уйнап киткән Вадим Шипачев, Станислав Галиев һәм Кристиан Хенкель уйный. Матчтан соң, алар бозны тагын бер кат әйләнеп чыкты, кайбер Казан җанатарлары аларга аерым алкышлады. Бу матч менә шундыйрак, элекке танышлар белән күрешү матчы булды.
Ә уен үзе болайрак узды. Беренче периодның беренче минутында ук исәп ачылды, беренче голны «Динамо» һөҗүмчесе Даниил Липский кертте (0:1). Икенче минутта уен тагын туктап калды: Михаил Фисенко белән Николас Мелош сугышты, икесенә дә 5 минут штрафчылар эскәмиясендә утырырга туры килде.
Уенның җиденче минутында исәп тигезләнде, Александр Хмелевский алканы «Динамо» капкасына кертте (1:1). Унөченче минутта Виталий Пинчук Минск командасын алга чыгарды (1:2).
Уналтынчы минутта алка яңадан «Ак Барс» капкасына керде, гол авторы – Даниил Сотишвили (1:3). Бу голдан соң «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Михаил Бердин урынына Тимур Билалов чыкты. Унҗиденче минутта Виталий Пинчук дубль ясады (1:4).
Икенче периодның унберенче минутында «Динамо» уенчысы Сергей Кузнецов гол кертте (1:5). Ундүртенче минутта «Ак Барс» капкасына алтынчы алка керде, аны Илья Усов кертте (1:6). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, сакчы Митчелл Миллер гол кертте (2:6).

Өченче периодның беренче минутында алка «Динамо» капкасына керде. Хөкемдарлар аны башта, капкачыга комачау ителде, дип, исәпләмәде, тик «Ак Барс» тренерлары видеокабатлау карауны сорады. Алка кагыйдә буенча кергән, дип табылды, нәтиҗәдә, ул исәпкә алынды, гол авторы – Дмитрий Яшкин (3:6).
Период ахырында «Ак Барс» капкачыны алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Уналтынчы минутта алка «Ак Барс»ның буш капкасына керде, аны Сэм Энес кертте (3:7).