«Ак Барс» белән «Салават Юлаев» клубларының яшь уенчылары Казанда сугышкан – видео
Яшьләр хоккей лигасында «Салават Юлаев» һәм «Ак Барс» клубларының яшьләр командалары Казанда очрашкан. Матч вакытында алар бозда күмәкләшеп сугышкан. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Ак Барс»ның яшьләре командасы «Ирбис» уенчысы Эмиль Фатыйхов һәм «Салават Юлаев» клубының «Толпар» яшьләр командасыннан Дмитрий Табатадзе, хисләрен тыеп тора алмыйча, бер-берсен тукмый.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, аларны арбитрлар гына аера.
Уен Казан командасы файдасына 4:0 исәбе белән тәмамлана, диелә хәбәрдә.