«Ак Барс Арена»да хурлык: «Рубин» тар-мар ителде
Бүген Россия Кубогы кысаларында «Рубин» командасы «Оренбург»ка каршы икенче уенын үткәрде. Алар инде 2 сентябрьдә очрашканнар иде. Ул уенда пенальтилар сериясендә «Рубин» өстен чыкты.
Аяз һава, буш трибуналар
Бүген һава торышы аяз булды, әйтерсең лә җанатарларны матчка чакырып торды. Әмма уенга җанатарлар бик аз килгән иде. «Ак Барс Арена» 45 379 кешене сыйдыра, ә бүген трибуналарның биштән бер өлеше дә тулмаган иде.
Минемчә, бу яңа кагыйдәләр белән бәйле. Элегрәк Кубок матчларына җанатар картасы булмаса да кертәләр иде, ә 2026 елның 1 октябреннән һәр җанатар өчен Fan ID алу мәҗбүри шартка әйләнде. Шул сәбәпле, кешеләр хоккейга күбрәк йөри башлады.
Минем күзәтүемчә, җанатар картасын алу әллә ни авырлык тудырмый. Чөнки уенга биш сәгать кала, паспортың үзең белән булса, оештыручылар аны 2–3 минут эчендә рәсмиләштереп бирәләр.
Уенга «Рубин» хезмәткәрләре ныклап әзерләнгәннәр. Җанатарларга берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч күңел ачу чаралары тәкъдим ителде: компьютер һәм VR-күзлекләр ярдәмендә уеннар уйнау, мастер-классларда катнашу, «Рубин» уенчысыннан автограф алу, плакат ясау һәм өстәл футболы уйнау мөмкинлеге бар иде.
Оештыручылар җанатарлар турында да бик нык кайгыртканнар: һәр кешегә урындык өчен бушлай җылыткыч бирделәр, шулай ук тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Ун минут эчендә ике гол: «Рубин» өчен шок
Ә инде бүгенге уенны анализласак, «Рубин» өчен ул бик начар башланып китте. Казан җанатарлары аренага кереп җиткәнче үк, беренче туп безнең капкага кергән иде инде. Сакчыларыбызның хатасыннан соң, «Оренбург» һөҗүмчесе Егор Назаренко исәпне ачып җибәрде.
Сүз уңаеннан, көндәшләр командасын хәзерге вакытта Илдар Әхмәтҗанов җитәкли. Ул — милләте буенча татар, чыгышы белән Түбән Камадан. Элегрәк Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» командасында баш тренер вазифасын башкара иде.
Икенче гол да үзен озак көттермәде. Ведерниковның тупны күтәртеп бирүеннән соң, «Рубин» капкачысы ялгышты һәм «Оренбург» һөҗүмчесе Ренат Голыбин исәпне 0:2 ясады.
Бу Казан җанатарлары өчен шаккатыргыч вакыйга булды, күрәсең. Матчның беренче ун минутында ук үз кырында 0:2 исәбенә оттыру — бер дә матур күренеш түгел инде. Шактый җанатар шунда ук аренадан чыгып китте. Беренче тайм 0:2 исәбе белән тәмамланды.
Икенче тайм: үзгәрешләр дә коткармады
«Рубин»ның баш тренеры, уенның үзе теләгәнчә бармавын аңлап, икенче тайм алдыннан составка үзгәрешләр кертте. Ульви Бабаев белән Эдди Сальседо Угочукву Иву һәм Руслан Безруковны алмаштырдылар. Әмма бу адым әллә ни файда китермәде.
69 нчы минутта «Оренбург» һөҗүмчесе Данила Хотулев исәпне 0:3 ясады һәм «Рубин» уенчыларын тагын да авыррак хәлдә калдырды.
Моның белән генә «Рубин»ның проблемалары бетмәде. 77 нче минутта «Оренбург»ның 77 нче номерлы уенчысы дүртенче голны кертте. Моны инде тар-мар итү дип атарга да буладыр. Озак та үтми, ул кагыйдә бозган өчен кызыл карточка алды һәм киенү-чишенү бүлмәсенә озатылды.
Артига егетләренең дә икенче таймда гол кертү мөмкинлекләре күбрәк иде, ләкин алардан файдалана алмадылар.
91 нче минутта гына Ульви Бабаев, ерактан көчле итеп тибеп, «Рубин»ның беренче тубын кертте һәм җанатарларны бераз сөендерде. Әмма, кызганычка каршы, исәпне тигезләү өчен инде соң иде.
Уен 1:4 исәбе белән «Оренбург» файдасына тәмамланды. Казан командасы инде биш уен рәттән көндәшләреннән өстен чыга алмый.
Биш матч җиңүсез: Артигага сораулар арта
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Рубин» төп составы белән «Оренбург»ның икенче составына оттырды. Франк Артига әлегә үзенең испаннарга хас актив уен стилен «Рубин» егетләренә сеңдерә алмый.
Россия Премьер-лигасында «Рубин» тугызынчы урында бара, ә Рәшит Рәхимов вакытында команда тотрыклы рәвештә 7–8 нче урыннардан түбән төшми иде. Нәтиҗәне үзегез ясагыз.
Соңгы арада «Оренбург» тренеры Илдар Әхмәтҗановны «Рубин»га чакырырга мөмкиннәр дигән сүзләр йөри. Команда болай начар уйнавын дәвам итсә, бу фаразның чынга ашуы да ихтимал.
Уеннан соңгы матбугат конференциясендә «Рубин» командасының баш тренеры Франк Артига: «Мин әйтә алган бердәнбер нәрсә — җанатарлардан гафу үтенү», — диде.
Егетләргә утырып уйланырга, нәтиҗәләр ясарга һәм уеннарында нәрсәдер үзгәртергә кирәк. Киләсе матчларда да җиңелсәләр, «Рубин» Россия Премьер-лигасы һәм Россия Кубогы турнир таблицаларында тагын да түбәнрәк төшәргә мөмкин.
Алда — «Спартак». «Рубин» хәлне үзгәртә алырмы?
Бүгенге матчтан соң Казан командасы Россия Кубогының А төркемендә дүрт очко белән дүрт команда арасында өченче урында, ә «Оренбург» җиде очко белән икенче урында бара.
Киләсе уенын «Рубин» 18 октябрьдә кунакта Мәскәүнең «Спартак» командасына каршы үткәрәчәк. Матч 18:30 сәгатьтә башлана.