Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ак Барс» җанатары – блогер Гүзәл Хөснетдинованың ире, алкага бер сугып, миллион откан

news_top_970_100
«Ак Барс» җанатары – блогер Гүзәл Хөснетдинованың ире, алкага бер сугып, миллион откан
социаль челтәрләр

Блогер, «ут-хатын» исеме белән танылган мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинованың ире, «Ак Барс» җанатары Рушан Хөснетдинов Казанда Континенталь хоккей лигасының даими чемпионаты матчы вакытында бер миллион сум акча откан. 

Бәйгенең шарты буенча алканы капка сызыгыннан каршы команда капкасындагы махсус уемга кертергә кирәк булган. Аңа эләгү өчен җанатарга бары тик бер генә мөмкинлек бирелгән.

Быелгы сезон барышында әле беркемнең дә алканы бу кадәр төгәллек белән кертә алганы булмаган. 2018 елда гына мондый бәхет бер егеткә елмайган.

Ислам дине кануннары буенча яшәүче Раушан әлеге миллионны хаҗ сәфәренә бару өчен сарыф итәчәк.  

Раушан белән Гүзәл даими рәвештә мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Гаилә игелекле эшләрен Гүзәлнең блогы аша күрсәтеп бара. Гүзәлнең сөенечен виртуаль дуслары да уртаклаша. Алар фикеренчә, бу миллион – Хөснетдиновларга игелекле гамәлләр кылган өчен Аллаһы Тәгаләнең бүләге.

Гүзәл сөйләвенчә, Раушан хоккей уйнап караган кеше түгел. Ул әлеге алканы үз гомерендә икенче тапкыр кәшәкә тотып керткән.

Гүзәл Хөснетдинованың үзен исә төрле сәер, башка сыймаслык проектлар оештыручы блогер буларак та беләләр. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100