Ак аюлар үзләренең төп ризыклары – тюленьнәрдән аерылганлыктан, кешеләр яши торган җирләргә ешрак чыга башлаган. Бу хакта климатолог, «Табигать һәм кешеләр» фондының климат мәсьәләләре буенча эксперты Алексей Кокорин сөйләде, дип яза РИА Новости.
Климатолог сөйләгәнчә, соңгы 50 елда Россиядә температура уртача 2,5 градуска күтәрелгән. Шул ук вакытта, дөнья белән чагыштырганда, илдә уртача температура ныграк - якынча 1 градуска үзгәргән.
«Ак аю температурадагы мондый аз гына үзгәрешне сизми, аңа башкасы мөһим. Аның яшәешенә бозның кимүе тәэсир итә, ә иң мөһиме – ул яр линиясеннән бик тиз чигенә. Шуның аркасында ак аюлар төп ризыклары – тюленьнәрдән аерыла. Ә тюленьнәр һәрвакыт боз чигендә була. Шуның аркасында аюлар бистәләргә, кешеләр янына ешрак чыга, чөнки монда алар өчен ашарга яраклы калдыклар булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, кеше белән конфликтлар килеп чыгуы ихтимал», – дигән галим.
Мондый хәлләрне кисәтү өчен аю патрульләре эшли, дигән ул.
«Ашарга яраклы калдыклар ташлана торган чүплекләр булмавы, ә кешеләрдә аюларны куркыту чаралары булу мөһим. Вакыт узу белән, аюларда генетик хәтер формалашыр, дип өметләнергә кала: әгәр боз чигенә башлый икән, тюленьнәр артыннан Төньяк полюска барырга кирәк», – дип йомгаклаган Кокорин.