news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ак агу». Тоз деменция китереп чыгарамы?

news_top
«Ак агу». Тоз деменция китереп чыгарамы?
Фото: © «Татар-информ»

Яңа тикшеренүләр көтелмәгән нәтиҗәләр күрсәткән: тозның зыяны – шешенүләр һәм йөрәк-кан тамырлары проблемалары гына түгел, ул кешенең баш миенә дә тискәре йогынты ясый ала икән. Бу турыда «АиФ» газетасы яза.

Тозны күп куллану артериаль кан басымы күтәрелүгә китерә. Көнгә 6 граммнан артык тоз кулланмаска кирәк (организмга чынлыкта 1-2 г да җитә), шуңа күрә ризыкны өстәмә тозламаска, тозлы ризыкларны рационнан бетерергә киңәш ителә. Белгечләр әйтүенчә, күпләр тозны моңа караганда күпкә күбрәк куллана: ким дигәндә 40 процентка артык – 8,4 г чамасы.

Яңа фәнни эш тозның депрессия, ишетү белән проблемалар һәм акыл сәләте түбәнәюгә (слабоумие) этәргеч булырга мөмкинлеген күрсәткән.

Тикшерү хайваннарда үткәрелгән: тозлы ризык стресс гормоннарының кискен артуына китергән, ә алар, үз чиратында, кәефкә йогынты ясый.

Озак вакыт тозны күп куллану йөрәк-кан тамыр патологияләре һәм психик сәламәтлек проблемаларына китерергә мөмкин.

Тоз артык булганда, ул тукымалардан һәм органнардан суны канга юнәлтә, балансны саклау өчен. Кан күләме арту тамыр стеналарына басымны арттыра, алар катылына, тарая. Йөрәк тә канны үткәрү өчен күбрәк эшләргә мәҗбүр була. Кан басымы күтәрелү нәтиҗәсендә, иртәме-соңмы, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу ихтималы зур. Шулай ук йөрәк җитешсезлеге дә барлыкка килә ала, чөнки организмның төп мускулы тизрәк туза.

270 меңнән артык кешене өйрәнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ризыкка «кайчак» тоз өстәгән кешеләрдә депрессия куркынычы тоз өстәмәгән кешеләр белән чагыштырганда 20 процентка югарырак булган. Journal of Affective Disorders мәгълүматы буенча, «һәрвакыт» тоз өстәүчеләрдә депрессиягә бирешү мөмкинлеге 45 процентка арткан.

Кытайның Хуаньчжун фән һәм технология университетында да тикшерү үткәрелгән. 12 ел дәвамында 439 мең кеше күзәтелгән. Ризыкка һәрвакыт тоз өстәгән кешеләр 37 процентка ешрак депрессия кичергән, 27 процентка күбрәк борчылу халәтен сизгән.

Ни өчен тоз организмга болай йогынты ясый?

Бер версия буенча, тоз кан басымын күтәрүдә катнашучы ялкынсыну аксымын активлаштыра. Бу аксым тудырган ялкынсыну баш миендә дә бара. Нәтиҗәдә, кәефне көйләүче сигнал матдәләре балансы бозыла. Быел үткәрелгән тычканнардагы тикшеренүләр талак, кан һәм баш миендә бу аксым дәрәҗәсенең кискен артканын һәм стресс, начар кәеф билгеләре барлыкка килүен күрсәткән.

Башка тикшеренүләр дә тозның деменция куркынычын арттырырга мөмкин булуын күрсәтә. Journal of Affective Disorders журналында октябрьдә басылган эштә бу куркыныч 19 процентка артуы әйтелә. Узган ел Brain and Behaviour журналында чыккан тикшерүдә исә бу күрсәткеч 73 процентка җиткән.

Төгәл бәйләнеш әлегә билгеле түгел. Әмма гипертония – деменция үсешенең төп факторларының берсе.

Шулай ук галимнәр тозның ишетү сәләте югалуга китерергә мөмкин булуын ачыклаган – куркыныч 23 процентка җитә. Моның сәбәбе – эчке колактагы сыеклык балансы бозылу, ә ул – нормаль ишетү өчен бик мөһим.

Рационны дөрес җайга салырга, тозны киметергә кирәк, ләкин аны организм өчен кирәкле минималь дәрәҗәдән дә түбән төшерергә ярамый. Чөнки бөтенләй тозсыз яшәү мөмкин түгел. Ә ризыкның тәмсез булуыннан курыкканнарга белгечләр тәмләткечләрне альтернатив чара буларак кулланырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар