Айзилә Батырхановага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән
Телевизион тапшырулар һәм рәсми чаралар алып баручы Айзилә Батырханова социаль челтәрләрдә зур сөенече белән уртаклашты. Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә Айзилә Батырхановага «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән.
«Әйе, мин әле дә булса ышанып бетә алмыйм... Бик зур рәхмәт хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына, Таткультресурс үзәгенә, Бөтендөнья татар конгрессына!
Моннан 13 ел элек минем күзләремдәге очкынны күреп алып, мәдәнияткә, сәнгатькә булган мәхәббәтемне зур сәхнәләргә чыгып күрсәтә алу мөмкинлеген биргән, миңа ышанган һәркемгә, режиссерларга, оештыручыларга зур рәхмәт! Бу исем артында сезнең дә өлешегез зур!
Дәүләт исемен йөртү – зур җаваплылык!
Төн йокламый сценарийлар өйрәнү, тавыш, дикция күнекмәләрен эшләү, матур сәхнә күлмәкләре тектерү, матур тышкы кыяфәт... Әйе, мәдәнияткә хезмәт итүче үзеннән соң матур тәэсирләр калдырырга тиеш дип саныйм.
Бу урында минем аерым рәхмәтләремне бизәндерүчем Наташага һәм затлы күлмәкләр тегүче дизайнерым Луиза Скипинага әйтәсем килә!
Әлеге исем артында гаиләмнең миңа булган мәхәббәте, ышанычы ята. Әти-әниемнең дөрес тәрбиясе, хыялларымны тормышка ашырырга ярдәм итүе, канатландыра торган сүзләре, укытучыларымның миндә булган сәләтнең орлыкларын күреп, үстерүе, югары уку йортларында алган белемем ята!
Рәхмәт, минем газиз әтием, әнием, апам, сеңлем! Беләм, сез минем белән бик горурланасыз!
Мәхәббәт, хөрмәт, кайгыртучанлык, яраткан кешең өчен барысына да әзер булу, хәтта тауларны күчерерлек көч табу – болар барысы да Синдә! Рәхмәт, кадерлем, Наил!
Бик күп тапкырлар миңа зур чараларда Дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы Указларны тантаналы төстә укырга туры килде. Күңелемдә: «Миңа да бу дәрәҗәле исемне алырга насыйп булсын», – дип, эчемнән генә тели идем. Бүген исә, Аллаһының кодрәте белән, мин – татарның газиз бер баласы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре!
Алга таба да мәдәниятебезгә тугры булып хезмәт итәргә сүз бирәм!» – дип язды ул социаль челтәрдә.
Указ 20 октябрьдә чыккан.
Айзиләне чын күңелдән котлыйбыз!