ДТРК «Татарстан» телекомпаниясендә тапшырулар алып баручы Айзилә Батырханова Камал театрындагы «Ситса туй» спектакле премьерасында кәләш букеты тоткан. Гади туйда чәчәк тоткан кыз тиздән кияүгә чыгачак, дип әйтәләр инде. Ә театрда кәләш чәчәге тотуны экраннар йолдызы менә нәрсәгә юрый:
«Спектакленнән кәләш чәчәге бүген миңа эләкте! Шәп бит? Камал театрында кәләш чәчәген тоту – берәр артистка кияүгә чыгу ихтималыдыр, бәлки… Аллаһ насыйп итсә», – дип язып куйган ул.
Өстәвенә, Айзилә премьерага энесенең туена махсус алынган күлмәген киеп барган булган. «Туйларга гына йөри торган күлмәк булды бу», – дип тә шаярткан ул.