news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыров: «Яратмаган килеш сабыр итеп тору – Аллаһтан бирелгән бер сынау?»

news_top
Айваз Садыров: «Яратмаган килеш сабыр итеп тору – Аллаһтан бирелгән бер сынау?»
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Хәләл мәҗлесләр алып баручы Айваз Садыров социаль челтәрдәге сәхифәсендә язылучыларына дингә кагылышлы сорауларга җавап табарга булыша, шулай ук кайбер сорауларны Казанның «Туган авыл» мәчете имамы Нуруллаһ хәзрәт Зиннатуллинга да биргән.

«Иремне яратмыйм. Ул миңа һәрьяклап кызык түгел. Миңа нишләргә?» – дигән сорауны укый Айваз Садыров.

– Сабыр итәргә һәм яшәргә. Без бит бу дөньяда яратмаган әйберне күп эшлибез. Әмма яратмаган ир белән торсаң, сабыр итсәң, бигрәк тә балалар бар икән инде, икегез дә иманлы булсагыз, икегез дә җәннәткә керерсез – шунда яратырсыз. Кайвакытта кеше әти-әнисен дә, үз балаларын да яратмаска мөмкин. Шуңа күрә инде монда бурыч – вазифа дигәне дә бар.

Әгәр дә инде ирне шул дәрәҗәдә яратмыйсың икән, аның янында сулар һаваң юк, аны күрсәң косасың килә, аның кагылуларын бөтен җаның-тәнең сөйми икән, бу очракта аерылырга мөмкин.

Әмма балалар бар икән, син – ана икән, балалар өчен яшә.

Яратмасаң да аның белән торуың ахыр чиктә?

– Файдасы – җәннәт. Безнең әти-әниләрдән, әби-бабайлардан «ничек яшәдегез» дип сорасаң… Алар берсе дә сезгә «үлеп гашыйк булып, чөкердәшеп яшәдек» дип әйтмәячәк. Ул вакытта күпме эчүчелек булган. Ирләр исереп кайтканнар, балта күтәреп, хатыннары артыннан йөгереп йөргәннәр, кыйнаганнар, кемдер әле бөтенләй эшләмәскә дә мөмкин, әмма бергә яшәгәннәр. Без шундый гаиләдә үскәнбез. Без, әти-әниләр – шундый гаиләдә үскән буын. Әмма без әти-әни белән үстек. «Әти», «әни» дип әйтә алып үстек.

Бүгенге көндә кеше дөньядан ләззәт, рәхәт эзли. Бүген, хәзер яшәп каласы килә. Бүгенге көндә бу теория безне хәрап итте. Кеше 100 тапкыр аерылыша. Монысына өйләнә, икенчесенә, монысын да, тегесен дә яратмый, башкасын да. Күпме сикереп, алыштырып йөрергә була. Шуңа күрә сабыр итеп яшәргә кирәк.

Шуңа күрә яратмаган килеш сабыр итеп тору – Аллаһтан бирелгән бер сынау, бәлки җәннәткә бер ачкыч булырга мөмкин?

– Әлбәттә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар