Айваз Садыйров:«Татарда ир – хатынына, хатын – иренә гомер буена бер дә «яратам» димәгән»
Теле-радио тапшырулар алып баручысы, «Тәртип» радиосының продюсеры Айваз Садыйров рәхмәтле булу, ярату хисләрен белдерә алмаган татар гаиләләренә ярдәмгә алынган. Ул тормышның иң дулкынландыргыч мизгеле – туй яки никахларда татар гаиләләрен тагын да ныгыту җаен тапкан. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләде.
Инде күп мәҗлесләр уздырган Айваз Садыйров әлеге темага фәлсәфәгә бирелеп киткән. Аның сүзләренчә, бигрәк тә татар егетләре матур сүзләр әйткән вакытта кызарып, оялып бетә.
«Татар хисне сүз белән белдерергә тартынган. Электән килә бу. Монда дини аспект та юк түгел.
Ир – хатынына, хатын – иренә гомер буена бер дә «яратам» дип әйтмәгән. Хәзер дә андый гаиләләр юк түгел. Әмма бу – алар бер-берсен яратмый дигән сүз түгел. Алар просто әйтмәгәннәр. Гамәл белән күрсәтергә тырышканнар.
Мөнәсәбәтләрнең мондый моделеннән чыгып, ата-ана – баласына, бала – ата-анасына бу хисне сүз белән әйтмәгән.
Без дә шул чылбырның бер өлеше. Әмма. Ачык дөнья кыйммәтләрендә үскән яңа буын бу чылбырны өзә башлады. Алар хисләрне сүз белән әйтергә тартынмый. Туйларда яхшы күренә бу. Элек яшьләр ахырда сүз әйткәндә, әти-әнигә рәхмәт әйтү кыенрак уза иде. Аеруча егет кеше кызарып, оялып бетә. Хәзер дә оялучылар юк түгел, гаилә моделендә үсүенә карап», – дип яза Айваз.
Алып баручы «мондый хәлләрдән чыгу юлын таптым» дип белдерә. «Яшьләргә әти-әниләренә булган мөнәсәбәтләрен алдан миңа язып бирүләрен сорыйм. Мәҗлестә балалар исеменнән үзем укыйм. Беләсезме, балалар нинди генә эчкерсез текстлар язмый», – дип уртаклаша ул.
Айвазның мондый фәлсәфи уйларына радиога килеп ирешкән котлау хаты юллары сәбәп булган. «Без – әти-әниләребезнең үзләренә уйдагы бар җылы хисләрне сүз белән әйтергә ияләнмәгән чор балалары. Бу – оялумы, тартынумы шунда... «Яратам», «зур рәхмәт» дип, күзләренә карап әйтергә җөрьәт итмибез. Ә кирәк...» – дигән эчтәлекле котлау хаты килгән булган. Нәкъ менә шушы сүзләр Айвазны эләктереп алган, ахры, язылучыларына да чыгарган.
«Бик дөрес, без, нишләптер, әти-әниләргә яратуны сүз белән белдертә алмыйбыз. Менә өйрәнмәгән инде, әллә тыйнаклык, әллә тәрбия шунда», «Ничек гади һәм дөрес әйтелгән!» – дигән кайтавазлар килгән радиога адресланган хатка.