Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйровтан телевидениегә эләгүнең шаян һәм нәтиҗәле методикасы

news_top_970_100
Айваз Садыйровтан телевидениегә эләгүнең шаян һәм нәтиҗәле методикасы
https://vk.com/aivazsadyrov

Танылган алып баручы Айваз Садыйров зәңгәр экраннарда күренергә хыялланучы кешеләр өчен телевидениегә эләгүнең нәтиҗәле, шаян методикасы белән уртаклашкан. 

«Телевидениегә ничек эләгергә? Ничек ТНВда тапшыру алып баручысы булып китәргә?

Телеканалга әзерлексез эләгеп булмый, аңа энергетик, психологик һәм менталь дәрәҗәдә әзерләнә башларга кирәк. Ничек соң ул? Бүлешәм.

Беренчедән, Илшат Әминовның кечкенә генә портретын автомобиль панеленә ябыштырып куегыз. Өчәү булса, тагын да яхшы. Машинада да начальник күреп тора икән дигән хис уяна башласын үзегездә.

Икенчедән, булачак хезмәттәшләргә ияләнә башларга кирәк. Ким дигәндә, исемнәренә. Шуңа этегезнең исемен Җәвиткә, мәчегезнекен Рафилгә үзгәртү комачауламас.

Телевидение - ул камера алдын эшләү. Камера каршында сөйләргә өйрәнегез. Барыгызның да өйләрендә профессиональ камера юктыр, беләм. Шуңа суыткыч камерасыннан башларга мөмкин.

Һәм иң мөһиме! ТНВ ул камил булган татар сүзләре альма-матеры. Үзегезнең сүзлек запасын нәкъ тә ТНВда баручы татар сериаллары өйрәткән сүзләр белән тулыландырыгыз - тутыкам, изге атакай һәм башкалар. 

Менә шушы методиканы кулланып, 6 ай чамасы әзерләнсәгез, сез рухи рәвештә ТНВда эшләргә әзер булырсыз. Аннан соң эшкә урнашу - техника эше, иң җайлысы. Анысын язып тормыйм.

Сорауларыгыз калган булса, языгыз, җавап бирәм», – дигән Айваз Садыйров ВКонтакте челтәрендә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100