news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров зиратта әрвахларда дога кылу тәртибен аңлатты

news_top
Айваз Садыйров зиратта әрвахларда дога кылу тәртибен аңлатты
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Танылган алып баручы Айваз Садыйров социаль челтәрдәге сәхифәсендә дингә кагылышлы киңәшләрен һәм билгеле гамәлләрне дөрес башкару буенча киңәшләр биргән видеолар куя.

Шундый видеоларның чираттагысы зиратта әрвахларга дога кылу тәртибенә багышланган.

«Йә Раббым, Аллаһ! Шушы кабер әһелләре – вафат булган әби-бабаларымның, туганнарымның, безнең догаларны өмет итеп ятучы әрвахларның рухына багышлап дога кылам.

Коръән аятьләрен укудан хасил булган әҗер-савапларны аларның рухына ирештереп, ахирәттәге хәлен яхшы булуын сорыйм.

Йә Раббым, Аллаһ! Ошбу әрвахларның ахирәттәге хәлен җиңел кыл, шушы дога белән рухын шатландыр, ахыргы урыннарын Җәннәттә кыл!

Йә Раббым, Аллаһ! Шушы зиратта ятучы кабер әһелләрен дә гафу итеп, аларның рухларына да җиңеллек бирсәң иде.

Йә, шәфкатьле, мәрхәмәтле Аллаһ! Мине, әти-әниемне, әби-бабаларымны, бөтен нәселебезне гафу кыл.

Безне ярлыка, олуг ярдәмеңнән ташлама, Үз рәхмәтеңдә булуыбызны насыйп әйлә», – дип яза ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 август 2025
    Исемсез
    Әс-Сәләәмү гәләйкүм! Пәйгамбәребез Мүхәммәдﷺ әйткән иде: Башта АЛЛАҺны макта, аннары миңа Салават әйт, аннан соң АЛЛАҺтан теләгәгәнеңне сора!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар