Айваз Садыйров үзен әтисенең 34 яшьлек чагы белән чагыштыра: «Әле зур үсәрмен төсле»
Алып баручы Айваз Садыйров 34 яшьлеген каршылады. Туган көнендә ул үзенең яше турында уйланган. Үзен әтисенең 34 яшьлек чагы белән чагыштыра.
«Әтигә 32 тулганда, миңа 7 яшь булган. Мәктәпкә киткәнмен. Ул чакта әти минем өчен олы, гомеренең зур өлешен яшәп, гомер итүче ир-ат кебек күренә иде. Яше утыздан узган теләсә кайсы ир-ат шулай кабул ителә иде. Хәзер читтән мин үземне шулай күрәмме соң? Кем әйтмешли: «Мин зур үскәч, кем булачагымны әле дә белмим...». Һаман әле зур үсәрмен төсле», – дип уйланган ул.