Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров: «Тел – йогышлы әйбер. Респиратор һәм маска аша да үтә ала»

news_top_970_100
Айваз Садыйров: «Тел – йогышлы әйбер.  Респиратор һәм маска аша да үтә ала»
"Татар-информ" архивы

Популяр алып баручы Айваз Садыйров телеграм-каналында татар теленә кагылышлы фикерләре белән уртаклаша.

«Минем күршем бар. Ул үзе татар егете, ләкин шәһәр мохитендә үскәнгә, көндәлек тормышта рус телен куллана. Андыйларның татар телен күз алдына китерәсездер. Ул татар телен аңлый, ләкин кирәккәндә авырлык белән сөйләшә ала. Гадәттә, мин аның белән парковкада күрешеп сөйләшеп торгалыйм. Егет татарча бик аз сөйләшә, әти-әнисе дә рус телендә аралаша дип беләм. Минем белән исә вата-җимерә, ихластан сүзләрен уйлый-уйлый, рус теленнән тәрҗемә итеп, калькалап булса да, татарча сөйләшә бу.

Башта мин моңа игътибар итмәгән идем. Беркөн үземне бер фикердә эләктереп алдым – мин үзем гел татарча сөйләшкәч, аңа да татар телендә мөрәҗәгать иткәч, бу егет, ахрысы, ниндидер җаваплылык тоеп, миңа ияреп, минем белән дә «татарча сүләшергә» маташа.

Без бит ияләнгән: сөйләшү даирәсендә берәрсе татар булып та, рус телен куллана икән, без дә, аңа ияреп, русчага күчәбез. Шәһәр тирәсендә бу – аеруча еш күренеш. Ике чи татарның урысча сукалаганын гел күрәбез. Үзебез дә бу мәсьәләдә әүлия түгел.

Күрше малае татарча сөйләшүгә килгәндә, ул кайсы якның тел энергетикасы көчлерәк булуыннан тора, ахрысы. Миндәге татар энергетикасының аңкып торуы бу егеттә «tatar mode» триггерын уята булып чыга.

Мораль! Кайвакыт тел мәсьәләсендәге өстенлекне үзеңә ала белергә кирәк. Биш татар арасында икесе-өчесе русча сөйләшергә гадәтләнгән дип, аларга иярергә түгел, ә лидерлыкны алып, сиңа аларны ияртергә кирәк! Ни дисәң дә, тел – йогышлы әйбер. Респиратор һәм маска аша да үтә ала», – дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100