news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров татар эстрадасы турында: «Кыюлар бар. Әмма бармак белән санарлык»

news_top
Айваз Садыйров татар эстрадасы турында: «Кыюлар бар. Әмма бармак белән санарлык»
"Татар-информ" архивы

Алып баручы Айваз Садыйров «татар эстрадасы вәкилләренә кыюлык җитми» дигән фикердә. Бу хакта ул «Айваз радиосы» телеграм-каналында яза.

«Безнең сәхнә вәкилләренә кыюлык җитми. «Пошлость» белән бутыйсы түгел.

Кыюлар бар. Әмма бармак белән санарлык… Кыюлык – «поезддан алдан» чабу, заман сулышын, вайбын тою.

Фото: © социаль челтәрләр

Гадәттә офыкта бер кыю барлыкка килә дә, «менә болай да эшләп була бит, иптәшләр» дип әйтә. Күрсәтә.

Калганнар: «Ә-ә-ә-ә... Карале, шулай икән, әйдә, без дә шулай эшлик», – диләр дә, теге кыюны кабатлый башлыйлар. Төрлечә кабатлыйлар. «Точь в точь» кабатлыйлар. Уздырам, дип кабатлыйлар. Мин башкалардан аерылам, дип кабатлыйлар.

Сәхнә ул – матурлык, яңалык, заман чагылышы һәм... үз стилеңне дөрес тоеп, кабатланмыйча, сокландыру, артыңнан ияртү, беренче булу.

Башкалар «поездның кайсы вагонына эләгим икән» дип чапканда, ул «локомотивның алдыннан» бара.

Минем үземә бу позиция якын. Тирә-якка бераз киңрәк карарга, тирәнрәк багырга яратам. Заман сулышын, вайбын тоярга тырышам.

Сулышны тойган урында конкрет идеялар, гамәлләр туа», – дигән Айваз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар