Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров банк картасын югалткан

news_top_970_100
Айваз Садыйров банк картасын югалткан
"Татар-информ" архивы

Теле-радио тапшырулар алып баручысы, продюсер үзе белән булган кызык та, кызганыч та хәл турында социаль челтәрдә язган. Гыйбрәт өчен.

«Бер караганда «баналь», әмма минем дөньяга карашымнан чыгып фикерләгәндә, бик гаҗәп хәлгә тардым бит әле. Хәзер сөйлим...

Банк картасын югалттым. Дөресрәге, кайдадыр өйдә ятарга тиеш, дип уйлап йөрдем. Миндә берничә карта бар. Мин аларны кулга тотмаганга биш былтыр узган булгандыр инде. Минем кебекләр күптер монда. Телефонга беркетеп куеп, шуның белән генә түли идек бит инде (санкцияләргә кадәр – авт.). Тек вәт, карталарны кулга алып түли башлаган көннәрнең берсендә югалганы ачыкланды моның. Алда әйткәнемчә, йә фатирда, йә икенче бер куртка кесәсендә генә булырга тиеш, дип мин вакытлыча икенче карта белән түләп йөри башладым. Монысы табылганчы, имеш.

Берәр атнадан табылды бу. Табылганын көтмәгән-уйламаган рәвештә белдем. Утырам шулай эштә. Сбербанктан смс-хәбәрләр килә башлады. Берәү килә, икәү килә... Мин башта аңышмый торам. Нинди хәбәрләр икәнен аңламыйм. Игътибар белән карасам, 119 сумга, аннан 357 сумга нәрсәдер алып ятам, малай. Ничек була инде бу? Үзем монда, үзем кибеттә?!

Шулай аптырап утырганда, тагын берничә хәбәр килергә өлгерде. Аннан соң гына башка китереп сукты – бу теге картаның «әҗерләре», ләбаса! Иң гаҗәпләндергәне суммасы да түгел, кайсы кибеттән товар алынганы булды. «Глобус»! Бу кибеткә кергәнем булмаса да, нәрсәләр сатканнарын чамалыйм... Рәхәтләнә генә берәү малай «отовариваться» итеп «Глобус»та! Карталарда мең сумга кадәр пин-код соралмый бит, терминалга куеп, «пик-пик» итеп тик тор. Тиз генә калган акчаны икенче картага күчереп өлгердем. Теге дә өлгерде... 1006 сумга товар алып...

Тагын да гаҗәбе алда булып чыкты. Мин акчаны күчереп куйгач, бу «ВИП покупатель» чираттагы товарын сатып ала алмады булып чыкты. Минем экранда тегенең 119 сумлык товарына акчам җитмәве күренде. Миңа күренә дә ул, тегеңә исәптә ничә сум акча калганы күренми бит. Бу аптырап тормады. Бәяне киметеп, 59,8 тиенгә юньгәрәк нәрсәдер алып карады. Аннары мин калган 26 сумны да күчереп куйдым. Ышанып булмый моңа гупчем! Соңгы тиенгә кадәр сыга бу! Чыннан да, аннан ары тагын 30 сумга нәрсәдер алып карады да, килеп чыкмагач, ахыр чиктә ташлады бу эшен...

Ахырдан картаны «блакировать« итеп куйдым. Картаны кире чыгарырга банкка барам менә. Карталарыгызны югалтмагыз. Югалтканын сизәсез икән, мобиль кушымта аша, яисә банкка шалтыратып, шунда ук «блакировка» ясагыз. Яңасын чыгару озак түгел аның. Алайса, «Глобус»ка барырга яратучыларның мәҗлес чыгымнарын үз өстегезгә алуыгыз бар. Кыскасы, ачык авыз булып йөрмәгез, акчасыз калырга мөмкинсез», –  дип сак булырга өндәгән Айваз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100