Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров Сабантуйлардагы мәгънәсез уеннарны тәнкыйтьләгән

news_top_970_100
Айваз Садыйров Сабантуйлардагы мәгънәсез уеннарны тәнкыйтьләгән
Солтан Исхаков

Соңгы елларда Сабантуйларда нинди генә яңа уеннар оештырмыйлар. Аеруча мәгънәсез ярышларны күреп, кая китте элекке Сабантуйлар дип уфтанып куясың. Милли бәйрәмебездән шоу ясау, халыкны төрле ысуллар белән җәлеп итү популярлашып китте. Теле-радиотапшырулар алып баручы Айваз Садыйров та соңгы елларда күзәтелүче әлеге проблема турында социаль челтәрләрдә язып чыккан.

Иң беренче итеп Айваз сторисларына бер видео урнаштырган. Мотороллерга утырган егет бик тә сәер, хәтта куркыныч дип әйтү мөмкин булган каршылык полосасын үтеп чыгарга тиеш. Айваз моны «Сабан туе күренеше» дип тәкъдим иткән. Ә халык… халык ышанган. 

«Күпләрегез алдагы видеоны чыннан да Сабантуйдан дип уйлады. Ә дөреслектә бу видеодагы галәмәтнең Сабан туена бернинди катнашы да юк. Мин аны бер рус блогерының аккаунтыннан алып, татар көенә салдым.

Ни өчен аптырамадыкмы? Чөнки хәзерге Сабантуйларда моннан да «треш»рак ярышлар күрергә була. Хәзер халык Сабантуйларда мондый төр уеннарга ияләнеп тә бетте инде», - ди яза ул.

Айвазның чираттагы видеосы исә чын Сабан туеннан. Ванна эченә кереп утырып ике хатын-кыз, тырышып-тырышып, бер-берсен юеш каен себерке белән «кыйный».

«Ә менә монысы чын Сабантуй. Кайсы район, авыл Сабан туедыр, белмим. Халык көлә. Халыкка ыштаныңны салып күрсәтсәң дә көләр ул.

Әйтүемчә, хәзерге Сабантуйларда халыкны төрле, яңача уеннар, ярышлар белән гаҗәпләндерү кыен. Ел саен яңа төрле тамаша, яңа ярыш бир син аларга.

Аңлыйм, борынгыдан килгән ярышларның кызыгы калмады. Аларга халык бик чыкмый да бугай инде. Интрига да юк.

Оештыручылар, алып баручылар ел саен яңа «кызыклар» уйлап табарга мәҗбүр. Тик бу уеннарның да әхлакый чиге булырга тиештер? Яңалык булмасын түгел. Ул яңарсын, заманына күрә өстәмәләр керсен. Сабантуй да тере организм кебек суласын, музей экспонаты булып кына калмасын.

Порочный круг - халык килсен, катнашсын дип, оештыручылар «мөгез» чыгара. Шул «мөгез»гә алданып халык килә дә, соңыннан үзе үк «Сабантуй уже не тот» дип зарланып йөри.

Мәгънәсен, тәмен белеп кертергә кирәк яңалыкны да. Халык үлеп киләчәк дип түгел» , – дип яза ул. 

Айваз Садыйровка  язылучылары тагын бер видео җибәргәннәр. «Монысы алдагы вариантның ирләр арасындагы коры варианты.Тәкә мескен: «Быел мине көрәшкә түгел, себерке белән чабынышуга бирәләр микәнни?» – дип аптырап карап тора.

Кызык, шунда ук көрәш тә барып ята. Әмма оештыручалар ванна янында мәш килә. Сөйләнә. Күңеллерәк ич. Халыкның да игътибары күбрәк трусиклы мунчачылар тарафындадыр. Көрәшүче егетләр дә теләк белдереп бу ярышка күчәрләр ахры, бераз бил алышкач. Көрәштә «ураган» юк бит алайса», - дип язган ул.

  • «Эләгерсең әле бер!» – Илмир Ямалов белән Фирдүс Тямаев бер-берсен катык белән коендырган

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100