Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айваз Садыйров Эльмира Сөләйманова турында: «Чәчәкләр җырчы исән чакта кирәк иде...»

news_top_970_100
Айваз Садыйров Эльмира Сөләйманова турында: «Чәчәкләр җырчы исән чакта кирәк иде...»
Социаль челтәрләр

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Эльмира Сөләйманова истәлегенә багышланган концерт була.

Шул уңайдан, популяр алып баручы Айваз Садыйров cоциаль челтәрләрдә түбәндәге сүзләрне язып калдырган.

«Бүгенге концерт – Эльмира узган сукмаклардан бергә атлау, аның кыска, әмма моңга, җырга, мәхәббәткә бай тормышын тагын бер кат яшәү, үзебез аша уздыру омтылышы.

Артист кабере өстенә чәчәкләрне еш салалар. Әмма алар җырчы исән чакта кирәк иде. Моны аңлар өчен үлем бәясе белән түләргә кирәк түгелдер.

Кеше киткәч, аның никадәр яхшы икәнлеге искә төшә. Аның иҗатына кагылышы булган «дуслар» саны кинәт арта. Хәлбуки, үзе исән чакта, бәлки, аның үзен искә төшерүчеләр аның кадәр үк булмагандыр.

Бу концертта Эльмира өчен чит кешеләр юк. Аның белән сәхнәгә чыккан, беркатлылар өчен җиңел булып тоелган, сикәлтәле артист юлын бергә узган, меңәрләгән чакрымлы гастроль маршрутларын бергә узган сәхнә дуслары чыгыш ясый, аның турында сөйли», – дип яза ул.

Сүз уңаеннан, Айваз бүгенге концертның алып баручысы. 2 октябрь көнне мәрхүмә җырчы истәлегенә концерт Чаллы шәһәрендә узды. Аны бу чараның инициаторы Динә Латыйпова алып барды. Ул вакытта оештыручылар Казан концертында аз гына үзгәрешләр булачагын әйткәннәр иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 октябрь 2023
    Исемсез
    Концерт куеп искэ алмый лар улгэч берсе дэ кумэргэ килмаде . Алла дан оялыгыз
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100