Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айва һәм фасоль белән кабак ашы рецепты

news_top_970_100
Айва һәм фасоль белән кабак ашы рецепты
Фото: Миләүшә Закирова

Миләүшә Закирова социаль челтәрдәге сәхифәсендә айва һәм фасоль белән кабак ашы рецептын тәкъдим иткән.

Ингредиентлар: 200 грамм фасоль, 700 грамм кабак, 2 бәрәңге, 1 кишер, 1 айва , 4-5 см имбир тамыры, шулпа (яшелчә, тавык шулпасы яки су), 200 мл сөт өсте, 1 суган, 3 тырнак сарымсак, коры тәмләткечләр (имбирь, куркума, тимьян).

Фасольне 12 сәгатькә суга салып куярга һәм 1-1,5 сәгать пешерергә. Суганны кыздырырга, вакланган сарымсак, 2 см имбир, шунда ук фасоль салып болгатырга. Яртысын пюрега салырга, калган өлеше ашны бизәү өчен була.

Кабак, бәрәңге, айвага үсемлек мае салырга һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Аннары яшелчәләрне, шулай ук фасольнең бер өлешен, имбирьны угычтан уып, кәстрүльдәге шулпага салырга, 15 минут кайнатырга һәм пюре ясарга. Ашны нинди куелыкта теләвегезгә карап, сөт өсте салырга.

Кабак ашын сохари, фасоль, тимьян белән бирергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100