Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйтер сүзем юк» – ноутбук өчен укытучыны үтергән үсмер үкенми

news_top_970_100
«Әйтер сүзем юк» – ноутбук өчен укытучыны үтергән үсмер үкенми
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендә үсмер малай үзенә белем биргән укытучы хатынны үтергән. Ул судта да үкенми. «Әйтер сүзем юк», – ди. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Смоленский авылында мәктәп директоры урынбасары булып эшләгән хатынны 2020 елда 8нче сыйныфта укучы малай үтерә. Малай педагог яши торган бинага керә һәм аңа 20ләп тапкыр пычак кадый.

Суд коридорында мәрхүмә хатынның улы һәм хөкем ителә торган малайның анасы очраша. Әни кеше журналистларга да дорфа җавап бирә, аралашудан баш тарта.

Хөкем ителүче егет тә журналистлар белән аралашмаска тырыша. 19 яшьлек Алексей сак астында инде 3 ел чамасы, судта ул дорфа, үз-үзенә ышанган кеше булып тота. Процесс барышында да дәшмәгән.

«Мин берни әйтергә җыенмыйм. Теләгем юк», – дигән ул.

«Мәрхүмәнең улыннан гафу үтенергә теләмисеңме?» – дигән сорауга «Минем әйтер сүзем юк», – дип җавап бирә.

Мәрхүмә хатынның улы сүзләренчә, 30лап утырыш булган, тик үтерүче гафу үтенмәгән.

«Бер үкенү сүзе дә юк. Соңгы чыгышында, стенага карап, миңа карамыйча, «гафу ит» диде. Минемчә, бу кеше бер дә үкенми, ул җәзаны үтәп чыккач та законга каршы гамәлләр башкарачак, дип уйлыйм. Ул җәмгыять өчен куркыныч», – ди укытучының улы.

Укытучы хатын мәетен 2020 елда 9 июньгә каршы төндә табалар. Ул Смоленский урта мәктәбендә күп еллар эшләгән. Аннары гаиләсе белән Новосибирскига күченгән, няня булып эшләгән. Берникадәр вакыт узгач, хезмәттәшләре һәм укучыларының ата-аналары үтенече буенча, туган бистәсендә кабат кайткан.

Көн саен шәһәрдән килеп йөрмәс өчен, 56 яшьлек хатын мәктәпнең янкормасында яши. 16 яшьлек үсмер бинага тәрәзәдән керә, ул 10 400 сумлык ноутбукны урларга тели. Хатын уяна, укучысын танып ала. Ул малайның анасына шалтырата, тавыш куптармый. Малай наркотиклар кулланган булган, диелә эш материалларында.

«Нормаль кеше төнге 2дә отвертка сыман пычак алып, перчатка киеп, ялгыз яши торган хатын янына керми. Әни үләр алдыннан ниләр кичергәнен күз алдына китерә алмыйм», – ди улы.

Алексейга ул чакта 16 яшь, авыр үсмер 7 сыйныф кына бетергән булыр иде, тик мәктәп директоры урынбасары – мәрхүмә хатын аңа ярдәм итәргә алына.

Суд бу үсмерне 9 ел да 5 айга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100