news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әйтеп бетергесез бәхет»: Вадим Захаров мөмкинлекләре чикле балаларны сөендереп кайткан

news_top
«Әйтеп бетергесез бәхет»: Вадим Захаров мөмкинлекләре чикле балаларны сөендереп кайткан
Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Вадим Захаров мөмкинлекләре чикле балалар йортына барып, сабыйларны сөендереп кайткан. Җырчының командасы табигатьтә пылау пешергән, аннары концерт куйган.

«Безнең ел саен шушы мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында кунак булу күркәм традициябезгә әйләнде. Аларның йөзендәге шатлыкны күрү – әйтеп бетергесез бәхет. Без бергәләп тәмле итеп ашап-эчтек, җырладык, биедек! Бәхетле булу өчен күп кирәкми икән бит – игътибар, җылылык, бергәлек җитә», – дип язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар