Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ыштансыз калабыз икән...» – Айсылу Лерон балаларын мәктәпкә әзерләү турында

news_top_970_100
«Ыштансыз калабыз икән...» – Айсылу Лерон балаларын мәктәпкә әзерләү турында
Рамил Гали

Бу көннәрдә мәктәп яшендә балалары булган әти-әниләр, мәш килеп, яңа уку елына әзерләнә. Журналист, өч бала анасы Айсылу Лерон исә бер дә ашыкмый икән әле. Моның сәбәбен ул ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә болай дип аңлаткан:

«Әле ярый, Сәйдә быел мәктәпкә бармый! Бу җәйдә фатир мәшәкатьләре белән йөреп, ни ял күрмәдек, ни мәктәп турында уйлаган юк. Кайберәүләр инде хәзердән үк йөз процент әзер: баланың формасы алынган, күлмәк-чалбарлары үтүкләнгән, букчасы тутырылган!

Ниһаять, мин дә бу эшкә алынасы идем, тик... мәктәп формасының бәясен күрдем дә туктап калдым: ул бәягә ике баланы киендерсәк, үзебез ыштансыз калабыз икән бит.

Шуңа күрә «мәктәп» темасын әлегә кичектереп торырга булдым. Өлгерербез әле! Җәй беткәч, күзне йомып булса да алырбыз.

Ә сез яңа уку елына әзерләнә башладыгызмы инде?» – дип сораган Айсылу.

«Булыр әле. Иң мөһиме, исән-сау булсыннар», «Айсылу, рәхмәт, бу постың өчен! Балаларга формалар аласы бар, дип бик борчыла идем. Үземне, оешмаган, дип тиргәп йөрдем. Хәзер тагын да борчыла башладым... Бәяләр бик кыйбат булгач. Мәктәп укытучыларына июньдә «отпускной»лар 50-60 мең тирәсе бирәләр дә, шунын белән сентябрьгә кадәр яшәп кара! Әле, җитмәсә, 1 сентябрьгә баларыңа да, үзеңә дә форма алу мәҗбүри. Димәк, Казанда бәяләр кыйбат. Арчада бәяләр ничегрәк икән?! Кем белә, кем алган, язырсыз әле», «Тура базарында бәяләр ярыйсы гына», – дип комментарийлар калдырганнар Айсылуның виртуаль дуслары.

 

Фото: © https://vk.com/iceleron

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100