Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованың якын кешесе вафат булган

news_top_970_100
Айсылу Габдинованың якын кешесе вафат булган
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Җырчы Айсылу Габдинованың якын кешесе – нәнәе вафат булган.

«Нәнәй китеп барды... Дөнья тоткабыз, киңәшчем, сердәшчем, аңа шалтыратсаң, шундый рәхәт булып китә иде. Бала табар алдыннан да шалтыраткан иң соңгы кешем ул иде.

Шундый бушлык эчтә, аңлатып бетерерлек түгел. Бик якын идең миңа, нәнәем. 90га якын балага дөньяга килергә булышкан легендар Зоя апа. Тыныч йокла!» – дип кайгысы белән бүлешкән җырчы.

Айсылу Габдинованың иҗатташ һәм виртуаль дуслары кайгы уртаклашу сүзләре язган.

Җырчы аның белән төшерелгән матур видео белән уртаклашкан. Анда ул нәнәенең ни өчен Зоя исемле булуы турындагы сорауга җавап бирә.

«Менә шушы нәнәебезгә 81нче яшь. Барыбыздан да акыллырак, бөтенебезнең акылын бергә җыйган, кирәкле киңәшләрен биреп торучы, юатучы кешебез. Исеме генә Зоя. Ник андый исем?» – дип сорый җырчы.

«Әти сельсоветка баргач сайланган исемне оныткан. Анда утыручы хатын рус милләтеннән булган, шуңа шулай булгандыр инде. Мулла, үзгәртик, дигән иде, Зоя авылга берәү генә, килешеп тора, диделәр», – дип сөйли нәнәе.

Оныгы ни өчен бу һөнәрне сайлавы белән дә кызыксына.

«Үзем дә белмим. 10 сыйныфтан соң бер дустыма ияреп киттем. Нишләп киткәнмендер, кая барганымны да белмәдем. Эшли башлагач кызыксынып киттем», – дип сөйли җырчының нәнәе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100