Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинованың әнисенә мактаулы исем биргәннәр

Зилә Габдинова быел Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы җиңүчесе булган.

news_top_970_100
Айсылу Габдинованың әнисенә мактаулы исем биргәннәр
Фото Айсылу Габдинова рөхсәте белән урнаштырыла

Җырчы Айсылу Габдинованың әнисе Зилә ханым «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» исеменә лаек булган. Ул гомумән алганда 28 ел укытучы булып эшли.

«Әнием 26 ел 116 нчы лицейда рус телле балаларга татар теле укыта. Быел Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы җиңүчесе булды. Әле 11 - 18 сентябрьдә Ставрополь краенда үтәсе «Туган тел һәм әдәбиятыннан иң яхшы укытучы» конкурсына әзерләнә. Бу бәйге «Россия ел укытучысы» конкурсы кысаларында быел беренче тапкыр үткәрелә. Анда 85 төбәктән туган тел укытучылары катнашачак», – ди Айсылу.

Айсылу сүзләренчә, Зилә ханымга мактаулы исем алуы турында Мәгариф һәм фән министрлыгыннан шалтыратып әйткәннәр. 

«Әнием һәрвакыт башка укытучылардан бер адым алдарак барырга тырыша, барлык яңалыкларны җиңел кабул итеп ала. Аның, эшем авыр, хезмәт хакы аз, укучылар, ата-аналар начар, дип әйткәне юк. Бары тик, элегрәк татар теленә карата хөрмәт күбрәк иде, дип уйланганы бар», – ди әнисенең җиңүенә шатланып, Айсылу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100