news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновадан тәмле итеп ит пешерү рецепты

news_top
Айсылу Габдиновадан тәмле итеп ит пешерү рецепты
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Айсылу Габдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәмле итеп ит пешергәнен күрсәткән иде. Язылучылары соравы буенча рецепт белән дә уртаклашты.

– 600 грамм ит кирәк булачак. Әлбәттә, кеше санына карап, аны арттырырга мөмкин. Итне 5*5 үлчәмдә яки үзегез теләгәнчә турарга, тик артык калын булмасын. Бераз тәпәләсәгез яхшы булачак.

Итне коры табага салырга, 1 суганны ярымбоҗралап турарга, өстенә 100 грамм атланмай, 100-150 грамм кайнаган су салырга. Кайнап чыккач, сүрән утта 1 сәгать пешерергә. Аннары 1 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы аш серкәсе, тәменчә тоз, берничә тырнак сарымсак сытарга һәм тагын 1 сәгать каплап пешерергә.

Шикәр комы белән аш серкәсен күбрәк тә салырга була, тәмләп карап өсти аласыз, – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар