Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова роддомда, акча түләсә дә, коридорда яткан

news_top_970_100
Айсылу Габдинова роддомда, акча түләсә дә, коридорда яткан
"Татар-информ" архивы

Күптән түгел генә әни булган җырчы Айсылу Габдинова роддомда яткан вакытын искә төшергән. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрендә сөйләгән.

«Роддомда шундый әйбәт кызлар белән палатада яттым. Берсенең улы Лев иде, без – Арслан. Акча түләп ятсам да, бер тәүлек коридорда яттым әле. Бала табучылар бик күп икән», – дип язган җырчы сториста һәм коридорда төшергән фотосын урнаштырган.

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәреннән

Ул шулай ук бер палатада яткан кызларны да күрсәтергә булган. «Менә алар белән бик дус булып бергә яттык. Алия гел: «Көлдермә, көлә алмыйм, авырта», – дия иде. Кыскасы, «какашка» төсен сөйләшергә кешеләр бар», – дип көлеп язган Айсылу.

Җырчы бәби табар алдыннан төшкән фотосын да урнаштырган. «Азакка таба мин, шартлармын, дип уйлый идем», – дигән ул, көлә торган смайл куеп.

Фото: © Айсылу Габдинованың социаль челтәреннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 август 2023
    Исемсез
    Әфәрин кызым Айсылу, исемең җисеменә килеп тора, бәхете тәуфигы белән тусын Арсланчик, мин синең иҗатына гашыйк, иҗади уңышлар телим сиңа.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100