
Җырчы Айсылу Габдинова образын үзгәрткән. Озын кара чәчле Айсылуны хәзер танымассыз да. Җырчы чәчен кыска итеп кистергән.
«Мин моны эшләдем! Җиңел, бернинди үкенүсез, рәхәтләнеп. Миңа тышкы кыяфәтемне үзгәртү бик җиңел бирелә. Һәйкәл кебек бер урында торырга ярамый, үзгәрергә кирәк.
Кичәге стилист (ул ир-ат иде) каре – миңа килешә торган прическа, дип әйтте. Гомумән, бу – иң игътибарны җәлеп итә торган прическа», – ди Айсылу.
Айсылуга мондый прическа килешәме?