Айсылу Габдинова: «Ир-атлар, сездән башка булмый»
Җырчыга ярдәм итеп торучы ир-атлар очрап тора икән.
Айсылу Габдинова социаль челтәрдә үзенә ярдәм иткән ир-атлар турында язган.
«Руль артына утырдым, иртәгә юлга чыгасы бар. Ишегалдында бер ир-ат машина белән чыгарга ярдәм итте. Икенчесе машинаны юганда маен һәм тәгәрмәчләрен карап бирде. Ир-атлар, сездән башка булмый!» – дип язган җырчы.