news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова Илфак Шиһапов турында: «Эх, исән булса...»

news_top
Айсылу Габдинова Илфак Шиһапов турында: «Эх, исән булса...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айсылу Габдинова  ВКонтакте челтәрендә Илфак Шиһапов турындагы истәлекләре белән уртаклашкан.

«Исән булса...
Эх, исән булса, бүген 54 кенә тулган булыр иде. Бүген барыбыз да белгән, безнең яраткан Илфак абыйның туган көне.
Даһи кеше иде. Үз причудалары белән, үзенә генә хас идеяләр белән. Күпме белә иде ул, искиткеч! Нинди генә теманы башласаң да, барысына да сөйләшә ала иде.
Таң атуына, кош сайравына чын күңелдән соклана, шатлана белгән самими кеше! Көненә 10 чынаяк каһвә, 1-2 кап тәмәке тарта торган, урамда -30 булса да көзге пәлтәсен ычкындырып йөргән, кешегә соңгы ыштанын салып бирергә әзер кеше.
«Илфак абый, сиңа - 20, миңа 50 бугай», - дип көлә идем мин.
Беренче фотоны ул гына төшерә ала иде инде!
Туймазыда гастрольда идек. Ул, әти, мин, егетләр… Концерт араларында фатирда яшәдек. Подъездда мин өйсез песине табып ашата башладым, ул кадрга тотып алды… "Әйдә өйгә алып керәбез", - ул гына тәкъдим итә ала иде инде. Безнең белән яшәп алды песи.
Кызыклар күп иде инде.
Жырларың, үзең өчен рәхмәт әйтәбез! Миңа гына түгел, ТАТАРГА Илфак Шиһапов җитми!» – дигән Айсылу. 

 

Фото: © https://vk.com/aisgabdinova

 

Фото: © https://vk.com/aisgabdinova

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар