news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: «Бу көн җитүеннән йөклелегем буе курыктым…»

news_top
Айсылу Габдинова: «Бу көн җитүеннән йөклелегем буе курыктым…»
Фото: © «Татар-информ»

Җырчы Айсылу Габдинова гаиләсендә куанычлы вакыйга булуы турында хәбәр ишеткән идек. Алар тормыш иптәше белән икенче тапкыр әти-әни булдылар. Җырчының хәзер бәхете тагын да тулылана төште: аның улы да, кызы да бар.

Әлбәттә инде, бәби тугач, гаиләдәге беренче сабыйга кинәт кенә өлкәнәеп китәргә туры килә. Айсылу Габдинова да үзенең социаль челтәрләрендә әни кеше өчен бик авыр булган әнә шул мизгелләрне күрсәтте. Җырчы, күрәсең, инде бәби тудыру йортына китәргә җыена, улы Арысланны әбиләрендә калдырырга дип килгән. Ә улы «әни-әни» дип, якын кешесенең кочагыннан чыгарга теләми.

«Бу көн җитүеннән йөклелегем буе курыктым…» – дип яза Айсылу Габдинова видео янына.

«Бу видеоны карагач, икенчесе артыннан барасы килми башлады»;

«Миндә дә шул хәл. Олысына игътибар бирә алмаганга елыйм…»;

«Мин дә шулай киттем роддомга»;

«Мин әле бәби тудыру йортында да елап яттым. Зурысы янына кайтасым килде… Өйгә кайткач кына тынычландым. Мин сезне шундый нык аңлыйм», – дип, үзләре дә шул хисләрне кичергән тыңлаучылары бихисап күп комментарийлар язып калдырганнар Айсылуга.

«Тагын берничә елдан әбиләргә елап түгел, шатлана-шатлана тапшырачаксың. Бер атнага гына түгел, җәй буена», – дигән фикерләр дә бар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Айсылунын видеосын караганда,куземнэн яшьлэр атылып чыкты.Бала йорэктэн озелеп тошкэн,бик кадерле,якын шул.Айсылу бик йомшак кунелле,эмоциональ икэн.Молодец.Бик яратам Айсылуны,гаилэсен,эти-энисен.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар