Җырчы Айсылу Габдинованың улына 6 ай булган. Бу уңайдан ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә үзенең кечкенә вакытын куйган.
«Минем әни 19 яшьтә кияүгә чыккан һәм 20 яшьтә мине дөньяга китергән. Аннары тагын 2 энемне тапкан, алар белән бергә үстек. Хәзер бу хакта уйлап та булмый кебек. Дөресен әйтәм, мин 28 яшькә кадәр әни булырга әзер дә түгел идем, ул кадәр теләгем дә юк иде», – дип язган җырчы.