news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдинова: «Кечкенә бала белән бер ай гипста йөрдем»

news_top
Айсылу Габдинова: «Кечкенә бала белән бер ай гипста йөрдем»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Айсылу Габдинова аягының баш бармагын сындырып, 1 ай гипста йөрергә мәҗбүр булган. Бу – җырчы өчен авыр сынау булган, чөнки җырчының баласы бик кечкенә – Айсылу әле август аенда гына әни булды. Инде Айсылуның аягы төзәлеп беткән, гипсны да салдырганнар.

«Кечкенә бала белән 1 ай гипста йөрдем! Менә шундый моментлардан соң, кемнең дә булса ярдәменнән башка, мөстәкыйль рәвештә урамга чыга, саф һава сулый алуның нинди зур бәхет икәнлеген аңлыйсың. Кадерен белегез», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар