
Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче бик тә үзенчәлекле артист, якут кызы Айсхана (Анна Попова) тормышындагы үзгәрешләр турында сөйләде.
«Минем сезгә хәбәр итәсе яңалыгым бар. Хәзер мин Илсөя Бәдретдинова төркеме составында чыгышлар ясамаячакмын.
Бик авыр сайлау алдында тордым. Мин үземнең беренче чыгышымны, ничек дулкынлануымны бүгенгедәй хәтерлим: «Әгәр минем кабул итмәсәләр?», «Үз мәдәниятемне күрсәтә алмасам, мин бит табигать баласы», – дип уйлый идем. Ә сез мине кочак җәеп кабул иттегез. Сезнең соклануыгыз һәм кайнар алкышларыгызга күмелә башлавыма 8 ел узды.
Чыгышларым өчен костюмнарны мин һәрвакыт үзем тегә идем. Якут мәдәниятең колоритын күрсәтергә тырыштым. Әлеге максатыма ирештем дип уйлыйм.
Минем «боссым» Илсөя Бәдретдиновага чиксез зур рәхмәтләрем. Син мине үз кызыңдай кабул иттең, өйрәттең һәм артист буларак үстердең. Син – минем тормышымдагы остазым һәм иң зур терәгем. Синең өчен бизәнү әйберләре ясау – минем өчен зур дәрәҗә. Мин бу эш белән алга таба да шөгыльләнәчәкмен.
Зур гаиләм – ИБ бандасын бик яратам. Без бергәләп бик күп нәрсәләр аша үттек. Бу хакта аерым китап язып булыр иде.
Мин сезнең белән хушлашмыйм. Сәхнәдә чыгышлар ясамасам да, үз эшемне дәвам итәм, һәм минем күңелем сезнең белән булачак. Китү сәбәбемне тиздән үзегез аңларсыз.
Күпләр инде хәзер үк: «Син кая?» – дип язалар. Борчылуыгыз, хәлемне белешүегез өчен рәхмәт. Хөрмәтле тамашачыларым, мин сезне сагыначакмын. Сезнең Айсхана», – дигән ул.
Әлеге хәбәрне күпләр борчылып кабул иткән. Алар әлеге сәләтле артистны юксыначаклары турында язалар.
Илсөя Бәдретдинова үзе Айсхананы: «Кызым, мин сине бик яратам. Барысы да әйбәт булачак», – дип юаткан. Айсхана артист тормышын гаилә тормышына алыштырмады икән, дип уйлаучылар да бар.
Айсхана «Интертат»ка интервью да биргән иде.