Җырчы Аиша (Илсөя Ганиуллина) иҗатка әйләнеп кайтты һәм актив рәвештә җырлар чыгара. Чираттагы мәхәббәт турындагы җыры «Туктатам сөюне» дип атала.
«Туктап калды йөрәк тибүеннән,
Монысы иде минем соңгы теләк.
Бу сөюдән арынырга кирәк,
Китәм барысы өчен үзем түләп.
Мин бик озак түздем,
Гафу иттем күпне.
Синең өчен барыбер иде,
Уздың соңгы чикне...»