Айрат Закиров – Илсөядә ябыгуы, чалбарлары һәм Рөстәм Закировның кырыс тәрбиясе турында
Айрат Закиров – Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров һәм Люция Мусинаның уллары. Айрат – саксофонист, тик күптән түгел ул үзенең җырлау сәләтен дә күрсәтә башлады. Аның Илсөя Бәдретдинова төркеменнән китүе һәм Вадим Захаров белән эшли башлавы күпләрне кызыксындыра. Әңгәмәне дә шуннан башладык.

Айрат, нигә Илсөя Бәдретдинованың төркеменнән китәргә булдың?
Беренчедән, анда концерт алдыннан һәм концерттан соң аппарат ташу бик күп көчне ала иде. Безгә район үзәкләрендә буласы концертларга 7-8 сәгать алдан килергә туры килде. Аппаратураны автобустан чыгару, аннары ут, тавыш, экраннарны берләштерү, тоташтыру. Аппаратураның авырлыгына килгәндә, ул чама белән 4 тонна. Хәзер мин артистлар белән эшләр алдыннан, үземнең шартымны – аппаратсыз эшләүне алдан ук әйтеп куям.
Икенчедән, анда гастрольләр графигы бик тыгыз – аена 25 концерт. Мондый график белән шәхси тормышыма, залда шөгыльләнергә дә вакыт калмый иде.
Ә хәзер Илсөя Бәдретдинова сине кире үзенең төркеменә дәшсә, кайтыр идеңме?
Юк, кайтмас идем.
Син киткәндә, аның соңгы сүзе нинди иде соң?
«Жалко инде», – диде. Әле сезонның яртысы да үтмәгән иде, алар инде декабрь аенда ук кемнең төркемдә калачагын сорый башладылар. Мин, җавапны майда әйтермен, дидем. Шуннан соң алар минем төркемнән китәчәгемне аңлый башладылар.
Икенче тапкыр минем яныма бу сорау белән Илсөя Ядкәровна июнь аенда, соңгы концерттан соң килде. «Безнең белән каласыңмы? Без сиңа «на всякий случай» костюмнарга заказ бирдек», – диде ул. Мин аңа: «Каласым килми, аппарат ташыйсым килми, сезнең концертларыгыз артык күп, үземә вакыт калмый, минем спорт белән шөгыльләнәсем, ашыйсым килә. Сезнең белән эшләп, мин «сөяк батыр»га калып беттем», – дидем.
Илсөя Бәдретдинова төркеме – бик нык тырыш бизнесменнар. Алар киләчәкне кайгыртып яшиләр, шуңа күрә дә Илсөя Бәдретдинованы «татар эстрадасының примадоннасы» дип атыйлар.

Фото: © Айрат Закировның шәхси архивыннан
«Вадим Захаров төркемендә эшләргә рәхәт»
Бүгенге көндә Вадим Захаров төркемендә эшлисең, ничек соң, мохите ошыймы?
Вадим Захаров төркемендә эшләргә рәхәт. Биючеләр булмагач, тын сулышын тотарга да җайлырак, беркем дә ялгыш кына саксофонга килеп тими, аякка да басмый.
Беркөнне Уфада концерт куйган идек. Вадим Захаров Салават абый яратмый торган, сәпит турындагы җырын башкарганда, мин сәхнәдә бик каты хәрәкәтләнмим, аяклар белән әзрәк вибрация гына ясыйм. Вадим абый моны күреп, барлык кеше алдында минем аягыма сукты (көлә).
Тагын кайсы артистларның төркемендә эшләгәнең булды?
Мин карьерамны 18 яшемдә Рифат Зарипов төркемендә башлап җибәрдем. Ул вакытта аппарат та ташыдык, тик шулай да Рифат Зарипов төркемендә эшләү – минем өчен бик зур бәхет иде. Монда эшләүнең икенче бер ягы да бар иде – укырга юньләп йөрми башладым, имтиханнар да бирелми кала иде. Әти миннән: «Укуларың ничек, «койрыкларың» юкмы?» – дип сорагач, мин: «Юк, барысы да әйбәт», – дия идем. Беркөнне шулай Рифат абый концертында эшләп кайткач, әти мин укыган көллияттән кайтты да миңа бер күч кәгазь тондырды. Анда минем 5 өстәмә имтихан бирәсем бар икәнлеге язылган иде. «Рифат төркемендә бүтән эшләмисең!» – диде әти. Шуннан соң көллият директоры белән сөйләштек, ул миңа: «Гастрольләрне туктатып торырга кирәк булыр, энекәш», – диде. Рифат абый белән эшләүдән пауза булдырдык. Бу – 2020 ел иде, карантин башланды, банкетлар булмады, һәм мин 19 яшемдә армия сафларына хезмәт итәргә киттем.
Ә хәзер Рифат Зарипов белән мөнәсәбәтләр ничек?
Әйбәт, без аның белән аралашып торабыз. Алар әти белән дә яхшы мөнәсәбәттә.
«Мин армиядә «запевала» булып җырлый башладым»
Хәзер җырлау сәләтеңне дә күрсәтә башладың. Бу җырлау идеясе каян килде?
Мин армиядә «запевала» булып җырлый башладым. Ә «Кайтара алмам инде» җырын мин беренче тапкыр Вадим абыйлар белән кич утырганда, формаль булмаган обстановкада җырладым, шуннан китте инде.

Фото: © Айрат Закировның шәхси архивыннан
Нигә беренчеләрдән булып Вадим Захаровның җырын башкарырга булдың?
Мин үткән сезонны Вадим Захаров төркемендә эшләдем, без бик күп шәһәрләрдә барлыгы 100 концерт куйдык. Минем Вадим абый репертуарындагы иң яраткан җырым – «Кайтара алмам инде» . Май ахырында мине банкетка чакырдылар һәм «100 процент бер җыр җырларга тиешсең» диделәр. Вадим абыйның Мәскәүдә концертында идек, мин, аңа әйтми генә, «звукач» абыйдан бу җырның «минусовка»сын сорадым. Тик алай да банкетка 1-2 көн кала, мин шәхсән Вадим абыйдан бу җырны җырларга рөхсәт сорадым. Ул миңа «әйе» дә, «юк» та димәде. Мин, иң мөһиме – сорадым, дип уйладым да банкетта бу җырны башкардым. Бу чарада җырларга сораган абзый мине видеога төшергән булып чыкты, мин ул видеоны әнигә күрсәттем. Әни моны үзенең социаль челтәренә куйды, һәм видео бик күп лайклар җыйды. Аннары мин, сыйфатлырак видео табып, аны тыелган социаль челтәргә үземнең битемә куйдым. Бу видео 1 сәгатьтә 1000 лайк җыйды. Минем битем өчен бу – бик зур саннар.
Хәзер Илфир Искәндәровның «Көмеш күл» җырын да, Салават абый җырларын да җырлый башлагансың.
Әйе, мин бу «Көмеш күл» җырын Илфир абыйдан махсус банкетларда җырларга дип сорап алдым. Хәзер миңа күп кеше «җырга икенче сулыш кертәсең» дип әйтә башлады. Вадим абый үзе «Кайтара алмам инде» җырын бик матур җырлый, ә мин исә аны башкачарак стильдә башкарам. Әгәр мин кеше җырын җырласам, 10 процент булса да шул артистның эзен калдырам. Кешеләр миңа «Айрат Захаров» дип тә язалар инде.
Мине Илдус Дәүләнов (авт.иск. – Davlyan, аранжировщик) үзе янына дәште һәм Илшат Сафинның бер җырын саксофон белән яздырырга тәкъдим итте. Беренче бу җыр миңа ошап та бетмәде, тик кат-кат тыңлагач, чыннан да матур җыр икәнен аңладым.
Татар эстрадасыннан кумирларың кемнәр?
Минем «босс», начальнигым – Вадим абый инде. Әгәр миңа «босс» сүзен әйтсәләр, минем күз алдыма 100 килограммнан артык булган кеше килеп баса. Вадим абый – бик гади, шаян, үзенчәлекле. Ул шаяртырга бик ярата, кайбер артистлар аның шаяртуларын аңламыйча, үпкәләргә дә мөмкиннәр. Мин исә аның шаяру манерасын аңлыйм, чөнки үзем дә шундый.
Әтиеңнең җырларын башкарасың килмиме?
Мин 24 ел буе әтинең җырларын тыңлыйм. Аның репертуарыннан иң ошаган җыр – «Җанымда яз булып кал әле». Карарбыз, бәлки, җырлармын да.
Махсус «Интертат» өчен Айрат Закиров әтисенең җырын да җырлап күрсәтте.
«Рөстәм Закиров улы» дип әйтүләре – үзем өчен горурлык»
Сине «Рөстәм Закиров һәм Люция Мусина малае» дип язуларына карашың нинди?
Нормаль карашта, аларның уллары булуым – факт бит инде.
Танылырга фамилияң ярдәм итәме?
Кечкенәрәк чакта, әз-мәз банкетларда йөргәндә ярдәм итә иде. Хәзер исә, үсә төшкәч, егеткә әйләнә башлагач, барыбер бераз популярлык җыйгач, «Рөстәм Закиров улы» дип әйтүләре – үзем өчен горурлык, белмим, әтигә ничектер.
Ә болай әти белән әнигә минем җырлау ошый. Җырлый башлагач, миңа караш та яхшырак якка үзгәрде, шөгылемне тагын да җитдирәк кабул итә башладылар.

Фото: © Эльвира Исламова
«Йолдыз чире» эләктермәдеңме соң?
«Йолдыз чире» Рифат Зарипов төркемендә эшләгәндә булып алды. Көллияттәге укытучыларыма да: «Нәрсәгә миңа бу укуыгыз, мин бит инде Рифат Зарипов төркемендә эшлим», – дия идем. Аннары әти үз урыныма утыртты. «Йолдыз чире» – әйбәт әйбер түгел икән ул. Хәзер исә бу чир белән авырган юк, кешеләр белән алдан ничек аралаша идем, хәзер дә шулай.
Сеңлең Миләүшә белән бергә дуэт яздырырга уйламыйсызмы?
Хәзер мин үземнең репертуарым турында уйлана башладым. Сеңелкәш белән дуэтка килгәндә, әтинең дә безне бергә җырлатасы килә, тик әлегә белмим, бәлки, булып та куяр.
«...«алтын» әйбердә уйныйсым килде»
Нигә нәкъ саксофонны сайладың?
Мин 4-5 яшьтә үк бу уен коралын телевизордан күреп алдым да кызыгып калдым. Шул «алтын» әйбердә уйныйсым килде, әни шуны исендә калдырган. Ә гомумән, балачакта минем футболист булу теләге бик зур иде. Тик, үсә-үсә, мин яхшы футболист булу өчен бу спорт төре белән яшәргә, һәрдаим шөгыльләнергә кирәк икәнен аңладым. Көллияткә кергәч, миңа авыр булачагын, күп эшләргә кирәклеген алдан ук кисәтеп куйдылар. Һәм мин үземнең җанымны саксофонга «саттым», иртәдән кичкә кадәр бу уен коралында уйный башладым. Дуслар, шәхси тормышым – барысы да онытылды. Бүгенге кебек уйнавыма кадәр мин бик күп шөгыльләндем,
Беренче тапкыр зур сәхнәгә чыкканың исеңдәме?
Беренче тапкыр зур сәхнәгә мин 8-9 яшемдә «Әлифбам» җыры белән әнинең концертында чыктым. Ә болай шуны әйтә алам: әгәр син кирәкле, «вишенка на торте» булсаң, сине банкетларга да, төрле чараларга да күп чакырачаклар. Кеше матурлыкны, яңалыкны һәм спортны ярата. Әгәр кешегә төрле социаль челтәрләр аша ничек шөгыльләнгәнеңне, яңалыгыңны күрсәтсәң, алар синнән үрнәк алачаклар.
Чараларга да сине артист кебек кенә түгел, ә шәхес буларак күреп чакыралар. Шуңа, артист булудан кала, акыллы кеше дә булырга кирәк. Мин үзем Илсөя Бәдретдинова төркемендә артист кына түгел, шәхес буларак үстем. Моның өчен мин Илсөя Ядкәровнага зур рәхмәтлемен.
Саксофонист булып акча күп эшләп буламы? Банкетларга еш чакыралармы?
Атнасына 4-5 банкет була, акчага килгәндә, җитәрлек эшлим.
«Концерт саен яңа хәрәкәтләр кертергә тырышам»
Сиңа хәрәкәтләнергә дә, саксофонда да уйнарга авыр түгелме?
Юк, хәзер инде ияләштем. Урынымда гына басып уйнасам, бер кызыгы да булмас иде бит. Минем белән шундый бер хәл булган иде: Рифат Зарипов концертыннан соң, бер апа миңа: «Барабанщик, сфоткайте с Рифатом», – диде, шул вакытта мин үземә башкалардан аерылып торырлык берәр «изюминка» табарга кирәк икәнен аңладым.
Артист кеше бит ул бераз эгоистрак та булырга тиеш, чөнки кеше сине яратсын өчен, иң беренче үзеңне үзең яратырга кирәк. Миңа кешеләр «самовлюбленный» дип язалар. Дөресен генә әйткәндә, андый әйбер бераз бар миндә.
Хәрәкәтләрне үзең уйлыйсыңмы?
Әйе, мин концерт саен яңа хәрәкәтләр кертергә тырышам. Рифат абыйда эшләгәндә, мин төрле хәрәкәтләр кертә башлагач, ул бертуганнары белән мине гел мактый иде, «шәп» дия иде, шуннан соң мин «ачылып» киттем дә инде.
Моның кадәр дәртле биюләреңә чалбарларың түзәме соң? Сезонына ничә чалбар алыштырасың?
Мин бер шакмаклы чалбар киеп чыгышлар ясый идем, аны күргәч, кеше миңа «салып ат» дип яза башлады. Аннары яхшы, тартыла торган чалбар алырга туры килде инде. Болай чалбарларым күбрәк тез турыннан тузалар. Үткән сезонда 3 чалбар туздырдым.
Йөргән кызың бармы?
Хәзерге вакытта йөргән кызым юк. Алайса минем белән шундый кызык ситуация булган иде: 1 ел элек бер кыз белән танышып аралаша башладым. Ул миңа: «Безнең аралашу турында синең кызың беләме соң?» – диде. Өч ел элек алган интервьюны укып, минем әле дә йөргән кызым бар, дип уйлаган. Шуңа, менә бу интервьюны биргән мәлдә «йөргән кызым юк» дип әйтәм.
Балачагың турында сөйләп кит әле. Әти-әниең гастрольләргә киткәндә кем белән кала идегез?
Халидә исемле апа белән кала идек. Ул хәзер олы яшьтә, без аның белән аралашып яшибез, бик рәхмәтлебез аңа. Тагын әтинең танышлары белән да калган булды. Барысы да үз балалары кебек якын күрәләр иде безне.
Әти ул чакларда, 2013 елга кадәр, бик популяр булды, гел гастрольләрдә йөрде, хәзер исә яңа җырлар чыгармый, банкетларда гына чыгышлар ясый.
Шулай гастрольләргә чыгып китеп, сезне калдырганнары өчен әти-әниеңә үпкә юкмы?
Юк. Без шулай күпмедер вакыт әти-әнисез торып, аларның «тәмен» тойдык, сагынып тордык. Аларның кайтуы – безнең өчен зур бер бәхет, куаныч була торган иде.

Айрат Закиров гаиләсе белән
Фото: © Люция Мусинаның шәхси архивыннан
Беренче футбол, хоккей белән кызыксынгансың, спортка кайтырга уйламыйсыңмы?
Мин хәзер дә спорт белән шөгыльләнәм. Әгәр «футбол уйнауга кайтыр идеңме» дисәгез, юк, чөнки анда сәламәтлеккә, бигрәк тә аякларга зыян килергә мөмкин. Ә алар миңа хәзер бик кирәк (көлә).
Җылы әңгәмә өчен рәхмәт, Айрат. Уңышлар сиңа!