Алып баручы Айрат Ильясов 2 кызы белән машинада Төркиягә киткән. Сәяхәте, юлның кызыклы мизгелләре белән ул «Телеграм» каналында бүлешеп бара.
«Юлда барганда көн саен видео куеп торачакмын. Кайда яшәвебез, бензин, ашау бәяләре турында, өйдән 4000 чакрым ераклыктагы илгә чыгып китү ничегрәк ул – барысын да сөйләп барырмын», – дип язып куйган артист.
Айратның олы кызы Ралина – хисапчы ролендә. Ул барлык чыгымнарны исәпләп бара.
Соңгы видеоларында Айрат Волгоградка җитүләрен әйткән. «930 чакрым юл үттек. 95 литр бензин китте. 2 тапкыр ашадык, алга таба барабыз. Бүген Владикавказга җитәргә планлаштырабыз», – дип сөйләгән ул.
Кечкенә кызлары сәяхәт итәргә яратмау сәбәпле, тормыш иптәше Ләйсән төпчекләре белән Төркиягә самолетта бара.