Айрат Ильясов белән Рифат Зарипов стрессны чыгаруның иң шәп ысулын күрсәткәннәр. Язгы пычрак урманда квадроциклда чабу, билдән карлы-бозлы суда батып калу, мең бәла белән шул сазлыктан чыгу – менә шушы артистлар өчен иң шәп ял булып санала.
Һәрхәлдә, популяр алып баручы Айрат Ильясов һәм җырчы Рифат Зарипов өчен. Экстрим белән тулы, вакыты белән куркыныч та булып китә торган видеоны Айрат Ильясов үзенең сәхифәсендә күрсәтте.
Күпләр Айрат белән Рифатның мавыгуын «бала-чагалык» дип бәяләгән. «Зур бәбиләр, сакаллы сабыйлар» – дип язганнар. «Ир кеше тормышындагы беренче 45 ел шулай инде, – дип шаярткан Айрат.
«Сезне карап, мин туңып беттем», «Ну эләккәндер инде сезгә киемнәрне юа торган кешеләрдән», – дип тә комментарийлар юллаганнар. «Мин хатын күрмәгәндә генә юып куйдым», – дигән Айрат.