news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айрат Ильясов: «Ә сез минем белән аралашу өчен эчүегезне ташларга әзерме, дип сорыйм»

news_top
Айрат Ильясов: «Ә сез минем белән аралашу өчен эчүегезне ташларга әзерме, дип сорыйм»
Фото: © "Татар-информ",Салават Камалетдинов

Танылган алып баручы Айрат Ильясов «ТМТВ» телеканалының социаль челтәрендә Әбри Хәбриев алып бара торган «Ә син?» тапшыруында катнашкан һәм 10 сорауга җавап биргән. Анда «харам эчемлекләрне еш кулланасызмы» дигәне дә бар.

2 елдан артык вакыт узып китте, бөтенләй кулланмыйм. Алкогольсез сыраны да шушы 2 елга 2 кулланганмындыр. Берсе малайлар мунчага чакыргач, аларда булгач кына эчтем, бер тапкыр үзем алдым.

Харам эчемлекле тормыш белән аннан башка тормышның аермасы ничек?

Ике тормыш – ике дөнья. Ничек дөрес итеп әйтим икән? 2 ел элек мин киләчәк тормышымны күз алдына китерә алмый идем. Без элек малайлар белән атнасына 2-3 җыелып, хоккей яки футбол карый идек. Бүген туган көн, иртәгә башка бәйрәм. Аннары алар ешая башлады. Анда күрешик, тегендә күрешик.

Хәзер вакыт узгач кына аңладым, ул вакытта мин бернәрсә эшләмәгәнмен икән. Мин нишләп акча җыелмаганын аңламый идем. Ничек җыелсын ул? Кафега кереп утырасың – 5 мең, иртәгә җыеласың – 5 мең, тегендә барасың – 7 мең, аннары – 10 мең. Чыгым да чыгым. Анда нәрсә ала аласың соң?

Шушы эчемлекне ташлаганнан соң дөнья үзгәрде, эшләр күбәйде. Теләсә нинди эшкә тотынганда, җитәкче: «Спиртлы эчемлекләр кулланасыңмы?» – дип сорый. «Юк», – дигәч, сиңа башкача карыйлар. Аз дигәндә бу кеше иртәгә иртән килә ала, дип ышаналар. Аллаһка шөкер, шушы елларда күп әйбер эшләнде. Продюсерлыкка ныклап тотындым, автомобильләр сату-алу белән шөгыльләнәм, машина алдым, йорт төзи башладым. Нәтиҗәсе күренә.

Бергә бәйрәм иткән кешеләр «минем белән аралашмыйсың» дип килеп әйтәләр. Мин аралашам, сез аралашмыйсыз, дим.

Эчмәгәч, дуслар саны да кими...

Кими, аралашу даирәсе үзгәрә. Һаман бер сүз сөйләгән кешене тыңлап утырасы килми. Элек кызык кебек иде, чөнки син үзең дә шулай сөйләп утырасың. Шул «боткада» бергә кайнаганда кызык иде, хәзер – юк.

Әгәр минем белән аралашасың килсә, эчүеңне ташла, дип әйтәсең килә инде?

Бар шундыйлар, «безне хөрмәт итмисеңмени» диләр. «Мин, аралашу өчен, сезнең белән бер тапкыр бәйрәм итә алам. Ә сез минем белән аралашу өчен эчүегезне ташларга әзерме?» – дип сорыйм. Шунда безнең сөйләшү бетә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар