news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айрат Фәйзрахманов Татарстан Милли музее җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде

news_top

Татарстан Милли музееның генераль директоры вазифаларын башкаручы итеп Айрат Фәйзрахманов билгеләнде. Музей коллективына яңа җитәкчене ТР мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ирада Әюпова Айрат Фәйзрахмановка уңышлар һәм яңа вазифада нәтиҗәле эш теләде, аның тәҗрибәсенә һәм тирән һөнәри белемнәренә басым ясады.

Айрат Шамил улы Фәйзрахманов – Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты. Аның бөтен тормышы Татарстанның бай мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру белән бәйле, дип ассызыкладылар министрлыкта.

Фәйзрахманов – тарихи очерклар һәм популяр басмаларда мәкаләләр, шулай ук Казанның тарихи бистәләре һәм Казан арты буйлап экскурсия маршрутлары авторы. 2020 елның маеннан ул ТР Мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеген җитәкләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар