Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан җайлы гына «суган пәрәмәче» ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Эчлек өчен пешкән йомырка, суган, атланмай, тоз кирәк була. Ә камыр урынына кибет ләвәшен алабыз.
Ләвәшкә эчлекне салырга һәм төрергә, аннары ике ягын да майсыз табада кыздырып алырга.
«Бик тиз һәм тәмле була», – ди хуҗабикә..